Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гаилә экипажы – алдынгылыкны тота

    Быелгысы урак өсте Флорит Мингалимов өчен - утызынчысы. Үткән елларда безнең гәзит битләрендә аның исеме бер генә тапкыр аталмады: ул район комбайнчылары арасында алдынгы булды һәм күп санлы бүләкләр белән билгеләп үтелде. Быелгысы ел урып-җыю чоры комбайнчы тормышында юбилейлы - утызынчы урак өсте. Игенчелектә ул 1986 елдан бирле хезмәт куя....

    Быелгысы урак өсте Флорит Мингалимов өчен - утызынчысы.

    Үткән елларда безнең гәзит битләрендә аның исеме бер генә тапкыр аталмады: ул район комбайнчылары арасында алдынгы булды һәм күп санлы бүләкләр белән билгеләп үтелде. Быелгысы ел урып-җыю чоры комбайнчы тормышында юбилейлы - утызынчы урак өсте. Игенчелектә ул 1986 елдан бирле хезмәт куя. Армиягә кадәр дә, аннан соң да тракторда эшли, үзенең тормышын авыр механизатор һөнәре белән бәйли. Һәм һәрвакыт иң алдынгылар сафында була. 2016 ел урагына улы Рифатны ярдәмчесе итеп ала. Ул - студент, булачак юрист. Штурвалчы ярдәмчесе вазифаларын оста башкара. Флорит Минсабирович олы улы Рәдиф белән дә бер генә ел эшләмәде. Ул фельдшерлыкка укып чыкты һәм быелгысы елдан үз һөнәре буенча эшкә кереште. Алмашка ягадан кеше эзләргә туры килми. Гаилә башлыгы тормыш иптәше белән тагын бер ул тәрбияли, ләкин анысы әле балалар бакчасына гына йөри.

    Мингалимовлар гаилә экипажының "Аксубай" агрофирмасы буенча ашлык суктыру күрсәткечләре - иң югарысы. "Акрос" комбайнында алар бүгенге көндә 936 гектардан бөртеклеләрне чаптырганнар, 13735 тонна ашлык суктырганнар.

    - Әйбәт эшлибез, - ди штурвалчы. - Кыенлыклар кайда да бар инде ул. Улларыма килгәндә, авыр хезмәт - ул киләчәк тормыш өчен яхшы чыныгу. Шулай алар икмәк кадерен беләчәкләр, кыенлыкларны җиңәргә өйрәнәләр.

    - Көч бар, арыганлык бер дә сизелми, - дип өстәде Рифат.

    Флорит Минсабир улы агрофирманың үзәк базасында механизатор булып эшли. Үзгәртеп корулар булганнан соң да ул үзе эшләгән предприятиегә тугры калган. Кышкы чорда кыр техникасын ремонтлый, тракторда терлекчелек фермаларына азык ташый, ә язын, кар эрүгә үк - чәчү эшенә чума. Аннан - урак өсте. Һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, намуслы хезмәт куя ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: