Аксубаево
  • Рус Тат
  • Физкультура укытучысына – мактау билгесе

    Иске Ибрай мәктәбендә дулкынландыргыч вакыйга булып үтте. Мәктәп коллективы тантаналы линейкага тезелеп басты. Бәйрәм гаеплесе - физкультура укытучысы, ДЮСШ тренер-укытучысы Рәис Бикушев. Җыелучыларны спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев сәламләде, ул Рәис Харис улына укучыларга физик тәрбия бирүдә күп тырышлык куйганы өчен рәхмәтен белдерде. Укучылар һәм укытучыларның...

    Иске Ибрай мәктәбендә дулкынландыргыч вакыйга булып үтте.

    Мәктәп коллективы тантаналы линейкага тезелеп басты. Бәйрәм гаеплесе - физкультура укытучысы, ДЮСШ тренер-укытучысы Рәис Бикушев. Җыелучыларны спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев сәламләде, ул Рәис Харис улына укучыларга физик тәрбия бирүдә күп тырышлык куйганы өчен рәхмәтен белдерде. Укучылар һәм укытучыларның алкышлавы астында Рәис Бикушевка Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгыннан "Татарстан Республикасының спорт һәм физик культура үсешенә зур өлеш керткән өчен" мактау билгесе тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: