Аксубаево
  • Рус Тат
  • ЭЭМ хезмәткәрләре бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

    Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен тантаналы чара белән билгеләп үттеләр. Күркәм гадәт буенча бәйрәм алдыннан гади булмаган, әмма мактаулы һөнәрне сайлаган, җинаятьчелеккә каршы көрәшүче уяу һәм батыр хезмәт ияләрен хөрмәтләделәр. Алар теләсә нинди шартларда да үзләренең һөнәри бурычларын үтиләр - явыз ниятле бәндәләргә аяк чалалар, хәтта кайчакта гомерләрен куркыныч астына...

    Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен тантаналы чара белән билгеләп үттеләр.

    Күркәм гадәт буенча бәйрәм алдыннан гади булмаган, әмма мактаулы һөнәрне сайлаган, җинаятьчелеккә каршы көрәшүче уяу һәм батыр хезмәт ияләрен хөрмәтләделәр. Алар теләсә нинди шартларда да үзләренең һөнәри бурычларын үтиләр - явыз ниятле бәндәләргә аяк чалалар, хәтта кайчакта гомерләрен куркыныч астына куеп, кешеләрне коткаралар.

    Район Мәдәният йортында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек хезмәткәрләре, ветераннар һәм аларның гаиләләре җыелды.

    Чараны Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев ачты.

    - Безнең коллектив эш сөючән, безнең сафларда бары тик теләсә нинди, хәтта үтә катлаулы бурычларны да хәл итәргә сәләтле намуслы хезмәткәрләр эшли. Эшләрендә уңышлар, һөнәри үсеш, коллективта бердәм булуларын телим. Күпьеллык хезмәт стажлы ветераннарыбызга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сез бүген дә безнең сафта, - дип билгеләп үтте ул.

    Илнар Камалиев хезмәт вазифаларын намуслы үтәгәннәре, инициатива һәм осталык күрсәткәннәре, хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен өлкән лейтенант Илшат Мәгыйзовка, майор Альбина Барышевага, майор Идиал Ибраһимовка, майор Татьяна Мясниковага, прапорщик Александр Маркитановка, өлкән сержант Рәмис Насыйровка, канцелярия мөдире Гөлсинә Харьямовага, капитан Венер Хәммәтовка, өлкән сержант Риназ Сөләймановка Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең Мактау кәгазьләрен тапшырды. Отставкадагы полиция хезмәткәрләре Сергей Черников һәм Гомәр Хәйруллин адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады - быел алар лаеклы ялга чыктылар, шулай да бүлектә эшләүләрен дәвам итәләр. ЭЭМ ветераннары Әхтәм Сөләйманов һәм Ирек Сәлахов та бүлек җитәкчесенең рәхмәт сүзләренә лаек булдылар.

    Бәйрәм алдыннан хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре дә тапшырылды. Майор Илһам Сәлахов һәм Дмитрий Егоров "II дәрәҗә хезмәттә аерылып торган өчен" күкрәк билгесенә лаек булдылар.

    Бәйрәмдә Радик Нигъмәтуллинны Татарстан ЭЭМ Мактау грамотасы, полковник Илнар Камалиевне, подполковник Владимир Семеновны, майор Илназ Зәйдуллинны, майор Эдуард Пикмеевны, өлкән лейтенант Алексей Ионовны, майор Илшат Хафизовны, майор Иван Мясниковны, капитан Альберт Вафинны, кече лейтенант Сергей Симаковны, капитан Денис Исаншинны Татарстан ЭЭМның акчалата премиясе белән бүләкләү турындагы боерык та укылды. Полковник Любовь Турлуковага ТР ЭЭМның Рәхмәте белдерелде. "I дәрәҗә хезмәттә аерылып торган өчен" медале белән майор Игорь Белов, "II дәрәҗә хезмәттә аерылып торган өчен" медале белән майор Валерия Захарова, өлкән лейтенант Алексей Ионов, "III дәрәҗә хезмәттә аерылып торган өчен" медале белән лейтенант Илнур Гелметдинов, капитан Денис Исаншин, өлкән сержант Илнур Матьякубов, майор Рәфис Мостафин, лейтенант Зөбәрҗәт Мостафина, өлкән лейтенант Илшат Сибгатуллин, старшина Александр Строгалов, капитан Руслан Хөснетдинов билгеләп үтелделәр.

    "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы баш мөхәррире урынбасары Людмила Жаренова да полиция хезмәткәре образын формалаштырган өчен Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиевтан Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләк алды.

    Полиция хезмәткәрләрен котларга прокуратурадан, тикшерү бүлегеннән вәкилләр һәм гади гражданнар килде. Район прокуроры юстиция киңәшчесе Эдуард Хираҗев тантана гаеплеләрен бәйрәм белән котлап, 10 ноябрь - ЭЭМ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре генә түгел, аларның гаиләләре өчен дә истәлекле көн, дип билгеләп үтте.

    - Җәмгыять сезгә зур таләпләр куя. Милиция формасы кигән кеше хакимият, кануннар һәм гаделлек яклы. Урамдагы тәртип, район халкының иминлеге нәкъ менә сезгә бәйле. Бу ышанычны бары тик үзегезнең һөнәри бурычларыгызны җаваплы башкарып кына яулап була, - дип ассызыклады прокурор һәм бүлек хезмәткәрләренең быел авыр җинаять эшләрен ачу өстендә яхшы эшләүләрен билгеләп үтте. Эдуард Хираҗев район прокуратурасы исеменнән тикшерүче Эльза Алмакаевага истәлекле бүләк тапшырды.

    Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров полиция хезмәткәрләрен район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе исеменнән тәбрикләде.

    - Район эшчәнлегенең төрле тармакларындагы иминлек, криминоген хәлнең тотрыклылыгы - ул сезнең көндәлек планлы хезмәтегез, - дип билгеләп үтте ул.

    Россия тикшерү комитетының ТР буенча Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Галиуллин милиция ветераны, ЭЭМ ветераннар Советы рәисе Шамил Сәхабетдинов, Аксубай универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюпов исеменнән дә котлаулар яңгырады. Техникум җитәкчелегенең үсеп килүче буынны тәрбияләүдә үзләреннән өлеш керткәннәре өчен Эльза Алмакаевага, Сергей Черниковка һәм Игорь Беловка рәхмәте чиксез.

    Районның мәдәният хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре өчен зур концерт программасы әзерләгәннәр, ә полиция хезмәткәрләре үзләре исә бүлекнең эш көннәрен чагылдырган фильм төшергәннәр.

    Тантанада якты дөньядан киткән хезмәттәшләрен, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган иптәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: