Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чистарту корылмаларында – чисталык хөкем сөрә

    Чистарту корылмалары участогы - районда иң төзек объектларның берсе. Мондагы хәл узган елдагыдан күпкә аерыла. Үзгәртеп корулар үткәрелгәннән соң чистарту корылмаларын хәтта ис буенча да аерырга була. 2,7 гектар биләгән территория металл койма белән әйләндереп алынган. Участок эченә керү юлларына асфальт түшәлгән, биобуа тирәсенә вак таш җәелгән. Операторларның тәүлек әйләнәсе...

    Чистарту корылмалары участогы - районда иң төзек объектларның берсе.

    Мондагы хәл узган елдагыдан күпкә аерыла. Үзгәртеп корулар үткәрелгәннән соң чистарту корылмаларын хәтта ис буенча да аерырга була. 2,7 гектар биләгән территория металл койма белән әйләндереп алынган. Участок эченә керү юлларына асфальт түшәлгән, биобуа тирәсенә вак таш җәелгән. Операторларның тәүлек әйләнәсе эшләвен тәэмин итеп, 13 төнге яктырткыч эшли. Яшел зонада миләш, алма, чия, карлыган куаклары үсеп утыра. Территориягә газон үләне чәчелгән, чәчәкләр утыртылган. "Без экология иминлегенә, объектларның төзекләндерелгән булуына һәм эшчеләрнең уңайлы шартларда хезмәт куюына зур игътибар биргән ТРда газлаштыру, энергиясаклагыч технологияләр һәм инженер челтәрләрен үстерү Фонды сәясәтенә таянып эш итәбез", - дип аңлатма бирде "Нурлат җылылык челтәрләре" АҖ управляющие Рамил Шәрәпов.

    Участокта кыяр-помидор үстерү өчен теплица да куйганнар.

    "Яшелчәләрне хәйрия ярдәме максатларында үстерергә планлаштырабыз. Шулай ук үзебезнең эшчеләребезгә дә өләшәчәкбез, - ди "Нурлат җылылык челтәрләре" АҖнең шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе филиалы җитәкчесе Мансур Сәхабетдинов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: