Аксубаево
  • Рус Тат
  • Беренче урында – эш һәм гаилә

    Шәхеснең уңышына гаиләдә нигез салына - дип сөйлиләр фикер ияләре. Тормышта, эшендә зур уңышларга ирешкән кешеләргә карап әлеге фикернең дөрес икәненә инанасың. Сату-алу һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллинның ата-анасы йортында һәркемгә билгеле кагыйдәләр урнаштырылган. Анда улларының зарарлы гадәтләре булмавын карап торганнар, балалар исән-сау үссеннәр, яхшы...

    Шәхеснең уңышына гаиләдә нигез салына - дип сөйлиләр фикер ияләре.

    Тормышта, эшендә зур уңышларга ирешкән кешеләргә карап әлеге фикернең дөрес икәненә инанасың. Сату-алу һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллинның ата-анасы йортында һәркемгә билгеле кагыйдәләр урнаштырылган. Анда улларының зарарлы гадәтләре булмавын карап торганнар, балалар исән-сау үссеннәр, яхшы укысыннар һәм белем алып һөнәрле булсыннар өчен зур тырышлык куйганнар. Чөнки болар барысы да тормыш кануны. Шулай булып чыккан да. Ул үз тормышын агроҗитештерү комплексы белән бәйли. Һөнәрнең дә кирәклеген сайлый. Сөнчәле урта мәктәбен тәмамлап, совхоздан стипендиат булып ул Казанның ветеринария институтына укырга керә. Республика башкаласында югары белем алганнан соң, белгеч булып "Сөнчәле" совхозына кайтып төшә. Усман Юныс улының беренче хезмәт урыны - "Сөнчәле" совхозында баш зоотехник. Дүрт ел эшләп үзен яхшы белгеч итеп күрсәткәннән соң, аны УСХиПка күчерәләр. Монда инде башка сыйфатлар кирәк була: башкаручанлык, хезмәттәшләренең эшләрен юнәлдерү, оештыручы сыйфаты. Районның терлекчелек комплексы 90 нчы елларда бик яхшы хәлдә булмый, аграр тармак турында да шулай әйтеп була. Ләкин ул авыр вакытлар артта калды. Усман Юныс улына җитәкчесе урынын тапшыралар - "Карасу" КП рәисе итеп.

    - Бу бик авыр вакытлар булды, - дип сөйли ул. - Яшь идем, тәҗрибә җитмәде. Авылдашларны һәм хезмәттәшләрне рәхмәт белән искә алам. Алар ярдәм иттеләр, эшләделәр. Бергә без яхшы нәтиҗәләргә ирештек, авыл хуҗалыгы предприятисенең төрле тармакларында да уңышлар күренә башлады.

    Күпмедер вакыт үткәч аны авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләр көтә. Ләкин андый хезмәт сөючән кешене ешрак кабинетта эш өстәле артында түгел, авыл хуҗалыгы предприятиесенең терлекчелек объектларында очратырга була. Бүген Усман Юныс улы районның терлекчелек тармагы өчен җаваплы. Һәм районда мөгезле эре терлекнең баш саны артуы аның эш нәтиҗәсе дә. Бу көннәрдә ул 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу һәр кеше өчен билгеле вакыйга. Анарга ул зур тормыш тәҗрибәсе белән килде: һөнәри уңышлар, бәхетле тату гаилә. Ул - кайгыртучан ир һәм әти. Улы һәм кызы Казанның югары белем йортларында белем алалар. Идарә коллективында хезмәттәшен юбилее белән ихластан котладылар, эшендә яңа уңышлар теләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: