Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авыл хуҗалыгында исәпкә алган өчен бүләк

    Үткән елның җәендә районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу уңышлы үтте. Бу - барлык исәпкә алу кампаниясе катнашучыларының, районда әлеге мөһим чараны оештыручыларның, үзенең хезмәт урынында йөкләнелгән эшне намуслы башкаручылар - инструкторларның, санау участоклары хезмәткәрләренең бердәм тырышлыгы белән башкарылды. Коллективның ун кешесе Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең "Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә...

    Үткән елның җәендә районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу уңышлы үтте.

    Бу - барлык исәпкә алу кампаниясе катнашучыларының, районда әлеге мөһим чараны оештыручыларның, үзенең хезмәт урынында йөкләнелгән эшне намуслы башкаручылар - инструкторларның, санау участоклары хезмәткәрләренең бердәм тырышлыгы белән башкарылды. Коллективның ун кешесе Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең "Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуны үткәрүдәге башкарган эшләр өчен" медаленә лаек булды. Алар исәбендә район башлыгы Камил Гилманов, Аксубай статистика бүлегенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова, "НАСКО" иминият компаниясе филиалы директоры Владимир Ванюков, Дәүләт статистикасы Аксубай бүлегенең 1 разрядлы белгече Фәридә Гамируллина, Иске Тимошкино авыл җирлеге башкарма комитетының салым җыючысы Юлия Еграшкина, Иске Тимошкино авыл җирлеге башкарма комитеты ВУС белгече Галина Степанова, Иске Татар Адәмсуы авылының китапханә мөдире Равия Таһирова, РФ Пенсия фонды Идарәсенең өлкәннәрне карау буенча белгече Лилия Шәрифуллина, Аксубай районында Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу вәкиле (Аксубай статистика бүлеге) Наилә Минхәйдәрова һәм "Татмедиа" АҖ филиалы район гәзите хәбәрчесе Зинаида Леонтьева бар. Исәпкә алуда аерылып торган катнашаучыларга бүләкләрне икътисад советы утырышында тантаналы мохиттә район башлыгы Камил Гилманов тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: