Аксубаево
  • Рус Тат
  • Алыштыргысыз хезмәткәр

    Авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлар бик күп факторларга бәйле. Шуларның иң мөһимнәре арасында - механикалаштырылган звеноларны ягулык белән тәэмин итү. "Аксу Агро" агрофирмасында ягулык ташу Николай Таиркинга йөкләнгән. Хуҗалыкта эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да нәтиҗәләрнең тотрыклы булуында аның хезмәт өлеше дә бар. Николай Леонидович Яңа Ильдерякта яши. Авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт...

    Авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлар бик күп факторларга бәйле.

    Шуларның иң мөһимнәре арасында - механикалаштырылган звеноларны ягулык белән тәэмин итү. "Аксу Агро" агрофирмасында ягулык ташу Николай Таиркинга йөкләнгән. Хуҗалыкта эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да нәтиҗәләрнең тотрыклы булуында аның хезмәт өлеше дә бар.
    Николай Леонидович Яңа Ильдерякта яши. Авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт куйган елларда ул берничә һөнәрне алмаштыра - механизатор, бригадир хезмәтендә дә тәҗрибә туплый. Бензовозга унбиш ел элек утырган. Бу машина йөртүчедән үтә игътибарлылык һәм һөнәри осталык таләп иткән техниканың аерым төре. Машина иске булса да, йөртүченең оста кулларында ул һәрвакыт сафта.
    Агрофирма территориясе ярты районны били диярлек - бүлекләр үзәк базадан шактый еракта урнашкан. Машина йөртүчегә тракторлар һәм комбайннар эшләгән җиргә теләсә нинди һава торышында, пычракта да барырга кирәк. Чәчү, печән хәзерләү, урак өстендә тракторлар һәм машиналар кырда ук ягулык белән тәэмин ителә. Менә шул рәвешле Николай Таиркин бензовозда Иске Ибрайдан төрле юнәлештәге басу-кырлар буйлап хәрәкәт итә. Ягулыкны Нурлат нефтебазасыннан үзе үк ташый да.
    - Николай Леонидович безнең өчен алыштыргысыз кеше, - дип фикерләре белән бүлеште авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш инженеры Илдус Гафиятов. - Ул үзенә йөкләнгән эшкә жаваплылык хисе белән якын килә. Авырлыкларга бирешмичә, теләсә нинди эшне җиң сызганып башкара.
    Бензовоз йөртүчесенең буш вакыты юк, ул һәрвакыт теге яки бу участокка ашыга. Башкача мөмкин дә түгел - басу-кырлардагы техника ягулык көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: