Аксубаево
  • Рус Тат
  • Алар юл төзиләр һәм төзекләндерәләр

    "Татавтодор" АҖ Аксубай филиалында эшләүче 120 хезмәткәр якшәмбе көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Юлчылар көнен билгеләп үтәләр. Быелгы сезонда гына да юлчылар Аксубай эчендә һәм торак пункларга кадәр илтүче юлларны бетонлы асфальт һәм җиңел капламлы 45 километрдан артык юл салдылар, 700 миллион сум акча үзләштерделәр (Аксубай һәм Чирмешән районнарында), филиалның...

    "Татавтодор" АҖ Аксубай филиалында эшләүче 120 хезмәткәр якшәмбе көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Юлчылар көнен билгеләп үтәләр.

    Быелгы сезонда гына да юлчылар Аксубай эчендә һәм торак пункларга кадәр илтүче юлларны бетонлы асфальт һәм җиңел капламлы 45 километрдан артык юл салдылар, 700 миллион сум акча үзләштерделәр (Аксубай һәм Чирмешән районнарында), филиалның асфальт-бетон заводы бер сезонда 97 тонна асфальт-бетон кушылмасы җитештерде.

    Торак пунктларда урам юлларын төзекләндерү программасы кысаларында Урмандеево авыл җирлегендә (Заря поселогында) 3 километр комлы-вак ташлы юл салынды. Бу елны Толстой, Рәис Беляев, Профсоюз, Симбирь, Май заводы, Набережная, Сөлчә, Октябрь урамнарына да яңа юл җәелде.

    - Безнең эш - ел әйләнәсендә башкарыла торган, бер сезонда гына башкарыла да алмый. Юл салу һәм төзекләндерү вакытында филиалның һәр хезмәткәре эш белән мәшгуль, бөтен көчләрен куеп эшлиләр, - дип белдерде Юл участогы директоры Фәнис Сафин. - Юл участогы булдырылу белән үк шундый кагыйдәләр кертелгән иде, без аларны үзгәртми үтибез, ветераннарыбыз традицияләрен дәвам итәбез һәм аларның тәҗрибәләре өчен бик рәхмәтлебез. Төзекләндерү, җәю һәм аларны тәртиптә тоту белән берничә бригада шөгыльләнә. АБЗда асфальт ясау эшен прораб Җәмил Зәйнуллин җитәкчелегендә бригада башкара, төзекләндерү һәм ясалма корылмаларны төзүне Марсель Фәхриев бригадасы эшли, нигезләрне урнаштыруны - Павел Жарков, асфальт җәюне - Денис Пименов, автомашина юлларын тәртиптә тоту белән Чыңгыз Сөләйманов бригадасы шөгыльләнә.

    Юлчы булып эшләү - җиңел түгел. Эш көне иртән башланып, кич белән генә тәмамлана, юл эшләре вакытында ике сменада да эшләргә туры килә. Алай булса да - бу эш абруйлы. Шуңа күрә хезмәт коллективы яңа кешеләр белән тулыланып тора. Бу елны техникум тәмамлаганнан соң Динар Низаев, институтны бетереп - Александр Семенов аларга кушылганнар. Фәнис Сафин сүзләренә караганда, алар инде үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, чөнки уку вакытында практиканы бу коллективта үткәннәр.

    Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан юлчыларның зур гаиләсе иң яхшы хезмәткәрләрен котлады. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан ягулык сала торган машина йөртүчесе Ринат Зәйдуллинны, машина йөртүче Иван Мельниковны, автогрейдер йөртүчесе Илфат Мингалимовны Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. "Татавтодор" АҖ генераль директоры йөк төягеч машина йөртүчесе Ринат Кәлимуллинны, АБЗ прорабы Җәмил Зәйнуллинны, механик Петр Охотниковны (аңа 60 яшь тула, ул 15 ел юлчылар коллективында эшли), хисапчы Татьяна Ишинкинаны Мактау грамотасы белән бүләкләде. Район башлыгыннан Мактау грамотасы белән Александр Горячкин, Рәис Сәбиров, Валерий Иванов, Фәним Низаев, Анатолий Сапожников, Светлана Лодоркина бүләкләнделәр. Ел саен Аксубай юлчылары "Татавтодор" филиаллары арасында һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Бу елны үткәрелгән бәйгедә машина йөртүче Линар Гыйлметдинов һәм йөк төяү машинасын йөртүче Фәрхат Беляев икенче урынны яуладылар. Составында Сергей Ласточкин, Фәнил Низаев, Айрат Әхмәтҗанов, Әхтәм Канәфин булган бригада өченче нәтиҗәгә иреште. Команда зачетында Аксубай филиалы өченче урынны алды. Шулай итеп, һөнәри эшчәнлектә дә, спортта да - безнекеләр республика буенча иң яхшылар исәбендә. Алар эшли дә, ял да итә беләләр. Хезмәт коллективында гореф-гадәтләр дә күп, шуларның берсе - май чабу бәйрәмен гаиләләре белән бергәләп, уеннар уйнап һәм таудан шуып бәйрәм итү.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: