Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Аксу Агро»ның уңган савымчылары

    Көн саен "Аксу Агро" хезмәтчәннәре майлылыгы 3,8 процент булган 17 тоннадан артык сөт савып алалар. Агрофирманың терлекчелек комплексында 3,5 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала, шуларның 1500е сөтлебикәләр. Орлыкландыру графигы җайга салынганга "Аксу Агро"да савым да тотрыклы. - Бездә тәҗрибәле һәм уңган савымчылар эшли, - дип сөйли терлекчелек комплексы җитәкчесе...

    Көн саен "Аксу Агро" хезмәтчәннәре майлылыгы 3,8 процент булган 17 тоннадан артык сөт савып алалар.

    Агрофирманың терлекчелек комплексында 3,5 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала, шуларның 1500е сөтлебикәләр. Орлыкландыру графигы җайга салынганга "Аксу Агро"да савым да тотрыклы.

    - Бездә тәҗрибәле һәм уңган савымчылар эшли, - дип сөйли терлекчелек комплексы җитәкчесе Равил Мусин. - Ел саен алар курслар һәм елга ике тапкыр аттестация үтәләр. Теоретик һәм гамәли сынаулардан соң Татмолсоюз белгечләре нәтиҗәләр ясыйлар. Әгәр дә билге канәгатьләндерми икән, аппеляциягә бирергә мөмкин.

    Әмма, кагыйдә буларак, белгечләрнең билгеләре - гадел, моны видеоматериаллар да раслый. Савымчылар үзләре дә яхшы нәтиҗәләр өчен тырыша. Чөнки "беренче класслы белгеч" билгесе ай саен бирелә торган хезмәт хакына ике мең сум күләмендә акча өсти.

    Корпусларның берсендә Илдеряк авылыннан Ирина Альметкина, Енорускинодан Лариса Федосеева, Тимошкинодан Инна Ильмурзина һәм Ибрайдан Гөлфия Әхмәтова эшли. Алар иртәнге сәгать 6да комплекста булалар. Аларның сменасы кичке сәгать алтыга кадәр дәвам итә. Хатын-кызлар бердәм эшлиләр. Кирәк булса бер-берсенә ярдәм итәләр. Без савымчылар янына аларга бик сирәк эләккән минутлык ял вакытында беседкада утырганда килдек. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, монда территория төзекләндерелгән. Корпуслар арасына асфальт юл җәелгән, чәчәк түтәлләрендә гөлләр үсеп утыра. Савымчылар эштән зарланмыйлар.

    - Сменаны эшлибез дә, аннары ике тәүлек өйдә, балалар белән шөгыльләнәбез, аларны тәм-томнар белән сыйлыйбыз, - дип сөйлиләр хатын-кызлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: