Аксубаево
  • Рус Тат
  • 02: кизү торучы тыңлый

    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге кизү часте хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Кизү часте хезмәткәре постында утырмый, җинаять урынына чыкмый, шулай булуга да карамастан, җинаятьләрне ачу аның төгәл һәм белеп эш итүенә, оперативлык күрсәтүенә бәйле, кайчакта хәтта кемнеңдер гомерен саклап калуга да ул турыдан-туры йогынты ясый. Теләсә ниди...

    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге кизү часте хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

    Кизү часте хезмәткәре постында утырмый, җинаять урынына чыкмый, шулай булуга да карамастан, җинаятьләрне ачу аның төгәл һәм белеп эш итүенә, оперативлык күрсәтүенә бәйле, кайчакта хәтта кемнеңдер гомерен саклап калуга да ул турыдан-туры йогынты ясый. Теләсә ниди проблема буенча полициягә шалтыратучы яки килүче беренче булып кизү часте хезмәткәренә мөрәҗәгать итә.

    - Оператив кизү часте хезмәткәренең эше граҗданнардан гаризалар һәм хәбәрләр кабул итүне үз эченә ала, - дип сөйли полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. - Җинаять яки хокук бозу характерыннан чыгып, участок вәкилен, җинаять-эзләү яки оператив-тикшерү төркемен вакыйга урынына җибәрә.

    Бары тик 2016 елда гына да бүлекнең кизү частенә вакыйгалар турында 2931 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 696сы - җинаять кылуларга бәйле. Җинаятьләрне ачу проценты да (тәүлегенә 54,9 процент) күбесенчә һәр кизү торучының, тулаем команданың профессиональлегеннән, дөрес карар кабул итә белү осталыгыннан тора.

    Кизү часте коллективында яшьләр дә, шактый тәҗрибә туплаган хезмәткәрләр дә бар. Оператив дежурный ярдәмчесе прапорщик Александр Маркитановның кизү частендә эш стажы иң зур - 15 елга якын. Оператив кизү торучы Зөбәрҗәт Мостафина әлеге бүлек составында - биш ел, оператив дежурный ярдәмчесе Александр Строгалов - ике ел хезмәт куя, Алексей Авандеев кизү частендә бер елдан артык эшли, ә оператив дежурный ярдәмчесе Илсур Сафин - коллективта яңа кеше. Кизү частенә килгән һәр яңа кеше, биредәге тәҗрибә тупларга өлгергән хезмәткәрләр кебек, әлеге хезмәт урынына килгәнче бүлекнең башка бүлекчәләрендә эшләгән. Бүгенге көндә кизү часте хезмәткәрләренә таләпләр зур - алардан профессиональ күнекмәләрдән алып телефоннан аралаша белү, берүк вакытта карар кабул итеп, алынган хәбәр буенча тиешле күрсәтмә бирә белү осталыгына ия булу да сорала. Кәгазь документация белән беррәттән алынган хәбәрләрнең барысын да, шаһитмы ул, зыян күрүчеме яки шикле кешеме, ЭЭМның мәгълүматлар базасына кертергә кирәк.

    Бүлек җитәкчелеге кизү часте коллективы турында бары тик мактап кына сөйли. Бу нинди чинда булуларына, нинди вазифа биләүләренә һәм хезмәт стажы күләменә бәйсез рәвештә, бүлекчәнең һәр хезмәткәре ирешкән зур ихтирам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: