Аксубаево
  • Рус Тат
  • Якты сагыну

    Гомер тиз уза. Вакытлар үтеп, өлкәнлек ягына аяк баскач, узган юлыңа әйләнеп карап, истәлекләрне яңарту гадәте барлыкка килә. Бүгенге истәлек-хәтирәм иң изге кешеләрем - Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны әтием Шакиров Мөдәрис Гаяз улы һәм Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны каенатам Хәйруллин Габдулла Хәйрулла улы турында. Сугыш җир...

    Гомер тиз уза. Вакытлар үтеп, өлкәнлек ягына аяк баскач, узган юлыңа әйләнеп карап, истәлекләрне яңарту гадәте барлыкка килә.
    Бүгенге истәлек-хәтирәм иң изге кешеләрем - Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны әтием Шакиров Мөдәрис Гаяз улы һәм Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны каенатам Хәйруллин Габдулла Хәйрулла улы турында.
    Сугыш җир йөзенә коточкыч зур афәт алып килә. Бөек Ватан сугышының ачы җиле тәрәз какмаган йорт, гаилә булмаган. Меңләгән ятимнәр әтисез, терәк-таянычсыз үскән, ярты ятимнәр белән ил тулган. Бүген инде алар да сигезенче дистәне ваклый, ә инде япь-яшь сугышка кергән ветераннарыбыз да тугызынчы дистәне тутыра.
    Исән булса, 9 май - Җиңү бәйрәмендә әтием - Шакиров Мөдәрис Гаяз улына 90 яшь тулган булыр иде. Камәрия әби белән Гаяз бабайның бердәнбер уллары 18 яше тулган көнне сугышка алына. 18 яшьлек егет 59 нчы укчылар полкы составына кертелеп, өченче Белоруссия фронтына җибәрелә. Смоленск, Орша шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Канкойгыч сугышларның берсендә авыр яралана - фашист пулясы әтиемнең уң як үпкәсен ашадан-аша тишеп үтә. Сугыш юлларын үтеп, хәрби госпитальдә дәваланып, үлем белән күзгә-күз очрашып, илебезне азат итә-итә, Җиңү көнен якынайту өчен аяусыз көрәшә ул. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аның күкрәген күпсанлы медальләр белән беррәттән Кызыл Йолдыз ордены да бизи.
    Туган илебездә Җиңү таңы ата. Әтием сугыштан исән-имин кайтып, 45 ел туган колхозы кырларында иген үстерә. "Татарстанның атказанган агрономы" исеменә лаек була. Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. Әнием Роза белән матур гаилә корып, 67 ел иңгә-иң куеп, дөньяның борчу-мәшәкатьләрен, шатлык-бәхетләрен бүлешеп, бербөтен булып гомер иттеләр. Үзләреннән соң 3 кыз 5 ул, бик күп онык- оныкчыклар калдырып, сүз куешкандай, матур гына, бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр.
    Каенатам-әти Хәйруллин Габдулла Хәйрулла улы - Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, 1918 елны Шәрбән авылында дөньяга килә. 1930 нчы еллар ахырында Чистай укытучылар әзерләү техникумын тәмамлап, Әлки районы Карамалы мәктәбенә эшкә җибәрелә. Озакламый булдыклы егетне мәктәп директоры итеп билгелиләр. Тыныч тормышны сугыш сөреме каплый. Әтинең бер-бер артлы 3 абыйсы - Нәҗибулла, Әсәдулла, Нурулла сугышка алына. Чират кечкенә энеләре Габдуллага да җитә. Гөлмиҗиһан әби 2 кызын кочып, улларын Ватанны сакларга озата. Хәйрулла бабай сугыш башланыр алдыннан гына йөрәк өянәгеннән үлеп киткән була. Көнне-төнгә ялгап колхозда эшләүләр, кичләрен чыра яктысында фронтка оекбаш-бияләй бәйләүләр, ачлык, ялангачлык...
    Ниһаять, күгебездә Җиңү таңы ата, дәһшәтле сугыш еллары артта кала. Бер-бер артлы Гелмиҗиһан әбинең 4 улы да сугыштан исән- имин кайтып, тыныч тормышта җиң сызганып, эшкә керешә. Әтиебез Габдулла Аксубай районы Кызыл Тау мәктәбенә мәктәп мөдире итеп билгеләнә. Әниебез Минебәян белән 3 ул 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. 1968 елда туган авыллары Шәрбәнгә кайтып төпләнәләр. Әти-әни 45әр ел гомерләрен укытучы хезмәтенә багышлыйлар. Сугыш яралары әтиебезне 75 яше тулыр-тулмас безнең арадан алып китте. Сугышта алган медальләре белән беррәттән, тыныч тормышта лаек булган бик күп мактау кәгазьләре, хезмәт ветераны кенәгәсе гаилә архивында саклана. Әниебез Минебәян исән-сау. Үткән ел 90 яшен тутырды. Ике уллары Илдус һәм Илгиз әти-әни һөнәренә тугрылыклы булып, 40 ар ел гомерләрен уку-укыту хезмәтенә багышладылар.
    Вакыт узган саен тарих сәхифәләренә тузан кунса да, Бөек Җиңү турындагы хатирәне саклау әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның әманәте. Тарих өчен бар да мөһим. Җиңү бәйрәме җиткәндә ветераннарыбыз өчен аларның балалары, оныклары сугыш хәтирәләрен яңарта. Хәтер җебе, буыннар чылбыры өзелмәсен иде. Һәрдаим якыннарыбызны якты сагыну белән искә алыйк.
    Фото http://tatarstan-mitropolia.ru/www/news2015/1/Var_595.jpg сайтыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: