Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ветеран-хөкемдар Мәскәү өчен сугышкан

    Аксубай район суды үз ветераннарына аерым хөрмәт күрсәтә. Күптән түгел суд рәисе Альбина Никитина һәм администратор Александр Синдимиров сугыш һәм хезмәт ветераны, отставкадагы хөкемдар Мәгафур Ханнан улы Ханнанов белән очраштылар. Ветеран үзенең тормышы, сугыш еллары һәм Аксубай район судында хезмәт куюы турында сөйләде. Ул 1923 елда туа, Бөек Ватан сугышында...

    Аксубай район суды үз ветераннарына аерым хөрмәт күрсәтә. Күптән түгел суд рәисе Альбина Никитина һәм администратор Александр Синдимиров сугыш һәм хезмәт ветераны, отставкадагы хөкемдар Мәгафур Ханнан улы Ханнанов белән очраштылар.

    Ветеран үзенең тормышы, сугыш еллары һәм Аксубай район судында хезмәт куюы турында сөйләде. Ул 1923 елда туа, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елның августында үзе теләп фронтка китә. Мәскәү өчен, Курск дугасы сугышларында катнаша. Ватан өчен көрәштә бер тапкыр каты, 3 тапкыр җиңелчә яралана.

    Кызыл Йолдыз ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале белән бүләкләнә, "11 (16)нче Кызыл Байраклы гвардия армиясе ветераны" истәлек билгесенә, "Хезмәт ветераны" медаленә лаек була.

    1950 елда Мәгафур Ханнан улы Казан юридик институтын тәмамлый. 1951 елда ТАССРның Аксубай районы халык судына хөкемдар булып сайлана.

    Халык аны аңа кадәр эшләгән хөрмәтле судья Усманов белән чагыштырып, "ул Усманов кебек хөкем итә", дип сөйли.

    Ханнановка кадәр судья булып эшләгән Усманов кешелекле һәм гадел булган. Бөек Ватан сугышы елларында Усмановның тормыш иптәше азык-төлек карточкаларын югалта һәм аның биш баласы ач кала. Шунда район комитеты секретаре бөртек алуга карточкалар тәкъдим итә, ләкин судья алардан баш тарта, ул аларны ире фронтта һәлак булган һәм аның да балалары ачлыктан интеккән Аксубайда яшәүче бер хатын-кызга бирергә куша.

    Репрессия елларында Мәгафур Ханнанов Аксубай судында 4 тапкыр аклау хөкеме чыгара. Ул канун буенча һәм гадел хөкем итә. Бер арба бодай урлаган Вәлиев фамилияле район кешесенә карата ачылган җинаять эшен ул аерым хәтерендә калдыра. Җәза чыгару хакында сөйләшү алып барганда яшь судья халык утырышчыларының хөкем ителүчене хуплауларын аңлый. Мәгафур Ханнанов төнге сәгать 3кә кадәр хөкем ителүчене рәшәткә артына утыртуның канун буенча гадел булуына күндерә. Вәлиев Ханнановка, иреккә чыкканнан соң эзләп табып барыбер үч алачакмын, дип яный.

    1953 елда И.В. Сталин һәлак булганнан соң, Советлар Союзында амнистия игълан итәләр. Вәлиев иреккә чыга. Махсус хезмәт Ханнановка корал тәкъдим итә. Ләкин коралны һәрвакыт үзе белән йөртү уңайсыз булганга, судья аны кире тапшыра. Бервакыт Мәгафур Ханнан улының Иске Кармәт һәм Аксубай арасында юлда мотоциклы сүнә. Техниканы ремонтлаган вакытта ул кемнеңдер аны күзәтүен сизә. Әйләнеп караса, Вәлиевне күрә. Алар бик озак күзгә-күз карашып торалар. Вәлиев сүгенеп кире борылып китеп бара.

    Аксубай халык судында эшләгәннән соң, Мәгафур Ханнанов Казанның Юдино, Васильево бистәләрендә, Киров һәм Ленин районнарында халык судьясы була. 1976 елдан 1986 елга чаклы Биектау район судын җитәкли. 1986 елда суд коллективы аны отставкага озата. Бүген ул китаплар яза, мөгаллимлек эшчәнлеге алып бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: