Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сугыш юллары буйлап

    Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңгән туганнарының хәтере һәр гаиләдә кадерле. Александровлар гаиләсе дә әтиләре, бабалары Александр Алексеевичның хәрби документларын һәм бүләкләрен кадерләп саклыйлар. Бу - гаилә ядкаре. - Әтиебезне ничек Кызыл армиягә озатканыбызны хәтерлим әле, - дип сөйли Виталий Александрович. - Миңа ул вакытта дүрт яшь иде. Ул тәрәзә яныннан...

    Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңгән туганнарының хәтере һәр гаиләдә кадерле.

    Александровлар гаиләсе дә әтиләре, бабалары Александр Алексеевичның хәрби документларын һәм бүләкләрен кадерләп саклыйлар. Бу - гаилә ядкаре.
    - Әтиебезне ничек Кызыл армиягә озатканыбызны хәтерлим әле, - дип сөйли Виталий Александрович. - Миңа ул вакытта дүрт яшь иде. Ул тәрәзә яныннан аркасына капчык асып узып китте...
    Сугышка алынучының (аңа ул чакта 30 яшь булган) өендә хатыны һәм өч баласы калган. Армия хезмәтен Литвада башлаган.
    "Сугыш сулышы сизелсә дә, ул безнең өчен көтмәгәндә башланды, - диелгән кызылармияче Александр Александровның хәтер дәфтәрендә. - 1941 елның 22 июнь иртәсендә көчле туплар тавышы яңгырады, һавада бомбалар шартлады. Без бары тик берничә сәгать кенә дошманга каршы тора алдык. Көчләр тигез түгел иде. Дошманның танк гаскәрләре алга омтылды, ә без бик күп иптәшләребезне югалтып, шәһәрне калдырырга мәҗбүр булдык..."
    Безнең якташыбыз сугыш башлануга 295 нче укчылар полкында хезмәт иткән, Вильнюс, Гродно, Ленинград шәһәрләрен саклап, коточкыч бәрелешләрдә катнашкан. 1942 елның октябрендә Мәскәүне дошманнан саклаган. Бәрелешләрнең берсендә каты яралана. Урал госпиталендә дәваланып чыккач, шул елның маенда ук мотоукчылар батальоны бүлеге командиры булып кабат фронтка китә. Алдагы елларда сержант Александров механик-шофер, наводчик, орудие командиры булып, Көньяк-Көнбатыш, Дон, Көньяк фронтлары составында бәрелешләрдә катнаша. Өч тапкыр яралана, ике тапкыр танк эчендә яна.
    Балалары һәм хатыны Мария Сергеевна аның сугыштан исән-сау кайтуына чын күңелдән ышаналар.
    - Без әниебезнең хезмәт сөючәнлеге аркасында исән калдык, - дип дәвам итә Виталий Александрович. - Безнең сыер, казлар, тавыклар бар иде, хуҗалыкта һәм бакчада эшләдек. Барысы кебек үк без дә ул вакытта үлән ашадык...
    Көтеп алынган көн килеп җитте. Украина, Болгария, Румыния, Венгрияне үтеп, 1945 нче елның октябрендә гаилә башлыгы туган ягы Аксубайга кайта. Аның күкрәген I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены, Кызыл йолдыз ордены, "Германияне җиңгән өчен" медале бизи, еллар узгач алар янына тагын алты юбилей медале өстәлә. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны зур җәмәгать эше алып бара, авыл Советы депутаты итеп сайлана. Икенче бөтендөнья сугышында иминлек өчен көрәшкән герой тракторчы булып эшли. Кызлары һәм улы үсеп җитә. Сугыштан соң Мария Сергеевна белән аларның тагын ике кызлары дөньяга килгән. Балаларын лаеклы итеп үстерәләр, аларга белем бирәләр, оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Алар үзләреннән соң тугыз онык, сигез оныкчык калдырганнар, хәтта оныкчыкларының да җиде баласы дөньяга килгән. Аларның өлкән кызлары вафат булган. Уллары Виталий гаиләсе белән Аксубайда, кызлары Валентина - Түбән Камада, Елена һәм Татьяна Яңа Чабаксарда яшиләр. Аларның барысы да лаеклы ялда.
    Әтиләре 1993 нче елда якты дөнья белән хушлаша, ә аның турындагы истәлекне Александровлар гаиләсе бүген дә бик кадерләп саклый.
    - Әти белән әни безне гражданлык рухында тәрбияләделәр, - дип фикерләре белән уртаклашты Виталий Александрович. - Алар сугышта да, хезмәттә дә чын патриотлар иде, без алар белән горурланабыз...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: