Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сугыш батырлары онытылмый

    Бөек Ватан сугышы елларыннан безне тулы бер кеше гомере аерып тора. Без бүгенге көнгә кадәр икенче бөтендөнья сугышы геройлары батырлыгы алдында баш иябез, фронтовикларның образларына карата да кызыксыну кимеми. Газета битләрендә без ветераннар турында сөйлибез, фашист илбасарларына каршы көрәштә яу кырларында башларын салган якташларыбызны искә алабыз. Бу юлы Петр Яковлев...

    Бөек Ватан сугышы елларыннан безне тулы бер кеше гомере аерып тора.


    Без бүгенге көнгә кадәр икенче бөтендөнья сугышы геройлары батырлыгы алдында баш иябез, фронтовикларның образларына карата да кызыксыну кимеми. Газета битләрендә без ветераннар турында сөйлибез, фашист илбасарларына каршы көрәштә яу кырларында башларын салган якташларыбызны искә алабыз. Бу юлы Петр Яковлев турындагы язмабызны тәкъдим итәбез. Аның тормыш юлын ачарга безгә Владимир Чураков ярдәм итте. (Моңа кадәр без аның бабасының Белоруссиядәге кабере турындагы язмасын бастырган идек, ул анда барып кайта һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарын эзләүне дәвам итә).

    Петр Савельевич 1902 елның 2 июнендә Чистай өязе Новопоселенная Сосновка авылында дөньяга килә. Туган авылында яши һәм эшли. Егерменче еллар уртасында авыл кызы Аннага өйләнә. Аннан соң бер-бер артлы кызлары, малайлары дөньяга киләләр. Барлык крестьяннар кебек хезмәт куеп, матур киләчәккә өмет итеп яшәп ятканда 1941 елда илебезгә фашистлар Германиясе бәреп керә. Гаилә башлыгын сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алалар. Өйдәгеләр аны, җиңү белән кайтыр, дигән өмет белән озатып калалар. Кырык яшьлек ир-атның өендә биш баласы кала.

    Петр Савельевич 1189 нчы укчылар полкының 358 нче укчылар девизиясенә эләгә. Полк сугыш башланып, бер ай үткәннән соң Бугурусланда оешкан була. Якташыбыз үзенең Оренбург, Саратов, Ульян өлкәсеннән, Татарстаннан булган полкташлары белән бергә саклану корылмалары төзи. Декабрь аенда дивизияне Подольск янына күчерәләр. Билгеләнгән районга тулысынча чыга алмау сәбәпле, ул команда армиясе резервы составына кертелә. 1942 елның гыйнварында полк, 249нчы укчылар дивизиясен саклап, сугышка керә. Аннан соң Петр Яковлев Смоленск өлкәсе шәһәрләре һәм авылларын дошманнан саклап көрәшә. 1943 елның июнендә Велиж шәһәре өчен канкойгыч сугышлар башлана. Алар бары тик 1943 елның 20 сентябрендә генә тәмамлана. Әмма якташыбыз Петр Яковлев боларны күрә алмый инде. 23 июльдә снайпер пулясы аның гомерен өзә.

    Бу турыда Петр Савельевичның хатыны Анна Сергеевнага аның сугышчан иптәшләре язалар. Сугышчыны Велиж шәһәренең төньяк-көнчыгышында урнашкан туганнар каберлегендә җирлиләр. Бер елдан соң унсигез яшьлек өлкән улы Степанны фронтка алалар. Әнисен, барлык туганнарын шатландырып, җиңү белән туган йортына әйләнеп кайта ул. Бүгенге көндә Петр Яковлевның бары тик төпчек улы гына исән. Гаиләдә бабалары турындагы хәтерне яңартып яшиләр. Петр Яковлевның оныгы Галина Чуракова ире Владимир белән бергә бабалары фашистларга каршы көрәшкән өлкәдә булып кайтканнар. (Велиж шәһәренә Смоленсктан автобус белән 3,5 сәгатьлек юл). Монда алар хәрби комиссариат вәкиле белән очрашканнар. Ул аларга әлеге шәһәр тирәсендә барган бәрелешләр турында сөйләгән, сугышчыларның каберләрен күрсәткән. Чураковлар бабалары каберендә булып, аны искә алганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: