Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сугыш батырлары халык күңеленнән җуелмый

    Җиңү көненнән соң ничәмә-ничә еллар үтсә дә, якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батыр- лыкларына бүген дә сокланабыз. Һәр авылның үз батырлары бар. Сугышта катнашкан фронтовиклар сөйләгән истәлекләр, хатлар, таныклыклар, эзләнү эшләре аша тарихның яңа битләре ачыла. Бөек Ватан сугышы башлангач Савгач авылыннан 230 кеше дошманга каршы көрәшкә алына. Алар арасында...

    Җиңү көненнән соң ничәмә-ничә еллар үтсә дә, якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батыр- лыкларына бүген дә сокланабыз.


    Һәр авылның үз батырлары бар. Сугышта катнашкан фронтовиклар сөйләгән истәлекләр, хатлар, таныклыклар, эзләнү эшләре аша тарихның яңа битләре ачыла.

    Бөек Ватан сугышы башлангач Савгач авылыннан 230 кеше дошманга каршы көрәшкә алына. Алар арасында Михаил Гурьянов та бар. Зур сынаулар үтеп, аңа туган йортына исән-имин кайту бәхете елмая. Ул гомеренең күп елларын районда авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлый. Бакыйлыкка күчүенә дә озак еллар үткән, әмма хәрби операцияләрне үтәгәндә күрсәткән батырлыклары турында халыкка җиткерү безнең өчен зур горурлык.

    Сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. 1941 елның августында ул хезмәт иткән элемтә ротасы дошман чолганышында кала. Бу Смоленск яны сугышлары була, Бережная авылы тирәсе. Чолганыштан котылу мөмкин булмаганлыктан, рота Смоленск урманнарында яшеренеп ятарга мәҗбүр була. Басып алынган районда яшерен элемтә урнаштыралар һәм партизаннар отряды оештырыла. Михаил Петровичның 1961 елда район гәзитендә басылып чыккан истәлекләреннән билгеле булганча, бу отряд даими рәвештә яңа көч белән тулыланып тора - авыл кешеләре, шул исәптән хатын-кызлар да, картлар да, йортларын калдырып, фашистларга каршы көрәшкә күтәреләләр. Халык саны 1200 кешедән артып китә. Партизаннар дошман тылында бик күп диверсияләр кылалар, коммуникацияләрне шартлаталар, эшелоннарны кире якка җибәрәләр. 1942 елның гыйнвар азагында командованиедән эшелоннар даими рәвештә көнчыгышка таба китеп торган тимер юл станциясен тар-мар итү турында боерык алына. Операцияне искитмәле итеп оештыралар. Төнге сәгать икедә өч төркем тимер юл катламында берьюлы ике шартлаткыч урнаштырып, станциянең көлен күккә очыра. Ике сәгать дәвам иткән операция станцияне, фронтка озатылачак эшелоннарны, коралларны саклаучы дошманның барлык көчен тар-мар итә. Фашистлар бары тик ике атнадан соң гына хәрәкәтне җайга салуга ирешәләр.

    Курск-Орлов дугасы сугышларында отряд дошман тылында булган Ипуть елгасы аша кичүне кулга төшерергә һәм гамәлдәге армия килгәнче сакларга дигән боерык ала. Бу безнең гаскәрләрнең көнбатышка таба хәрәкәте өчен стратегик мөһим объект була.

    "Боерыкны үтәдек, - дип яза Михаил Петрович үзенең истәлекләрендә. - Без кичүне кулга төшердек, аңа юлны миналардан арындырдык. Таң атканда артка чигенергә мәҗбүр булган немец частьләре аңа якынлаша башлады. Партизаннар аларны көчле утка тотып каршы алдылар. Бәрелеш кичкә хәтле дәвам итте. Немецлар тарафыннан басымның көчлерәк булуын сизеп, безнең резерв дошман тылына үтеп керде һәм көтмәгәндә кыра башлады. Үзебезнең штурмчылар да ярдәмгә килеп җитте. Бик күп дошман кичүдә ятып калды, бер өлеше качты. Немецларның өч танкы, 18 автомашинасы минага эләгеп шартлады. Икенче көнне таң атканда безнең частьләр кичүгә килеп җитте. Партизаннар корпусына кушылды". Бу мизгелләр сугышны үз күзләре белән күргән кеше тарафыннан бернинди эпитетлар кулланмыйча һәм артык тәэсирләргә бирелмичә язылган. Бу кеше үзе, үзенең хис-кичерешләре, уй-фикерләре турында берни дә язмаган. Чөнки ул һәм дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән башка кешеләр өчен Җиңү барыннан да мөһим була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: