Аксубаево
  • Рус Тат
  • Көнбатышка китәргә әмер бирелә

    Район башлыгы Яңа Үзи авылында яшәүче ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырды. Монда 30 тыл хезмәтчәне һәм ике сугыш ветераны гомер кичерә. Мәктәптә ветераннар өчен концерт номерлары, тантаналы чыгышлар һәм чәй өстәле белән баетылган чын бәйрәм кичәсе оештырылды. Зәмзәмия Зартдинова, Саимә Мөсәлимова, Разия Хәмидуллина, Әминә Ногъманова, Рәхимә Гамирова район...

    Район башлыгы Яңа Үзи авылында яшәүче ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырды.

    Монда 30 тыл хезмәтчәне һәм ике сугыш ветераны гомер кичерә. Мәктәптә ветераннар өчен концерт номерлары, тантаналы чыгышлар һәм чәй өстәле белән баетылган чын бәйрәм кичәсе оештырылды.
    Зәмзәмия Зартдинова, Саимә Мөсәлимова, Разия Хәмидуллина, Әминә Ногъманова, Рәхимә Гамирова район башлыгы тарафыннан сугыш елларында өзлексез хезмәт батырлыгы күрсәткәннәре өчен "Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан" медальләре белән бүләкләнделәр.
    Ә сугыш ветераннары өенә җитәкчеләр үзләре бардылар. Галимҗан Закирҗан улы Хәйретдинов - легендар шәхес. Ул Бөек Ватан сугышы инвалиды, күп еллар җирле мәктәптә укытучы булып эшләгән, колхоз рәисе булган.
    Галимҗан Закирҗан улы 1942 елда фронтка китә. Яшь солдатны артиллерия училищесында топографиягә өйрәтеп, гаубич полкына җибәрәләр.
    Беренче хәрби чиркануны ул Брянск янында ала. Аннары Мәскәү янындагы бәрелеш, азат ителгән башка шәһәрләр... Тик менә батыр артиллериячегә, Рига урамнары буйлап, җиңү маршын атлап үтү насыйп булмый.
    -Гитлер гаскәрләре һөҗүмгә каршы тора алырлык куәтле оборона сызыгы ясадылар, - дип искә ала ветеран. - Тик командование дошманны хәйләләп, иң көтелмәгән җирдән һөҗүм итте. Сазлыктагы яшерен сукмаклар буйлап барып, безнең гаскәрләр дошманның көчле таяныч пунктын яулап алды.
    1944 нче елның 3 августында басылган "Хәрби байрак" армия газетасының "Вараклян шәһәре - безнеке" дип исемләнгән басмасында шәһәрне азат итү турында менә ниләр язылган:
    "Сугыш районы. 2 нче август. Бүген иртән Вараклян шәһәренә һөҗүм итүче гвардиячеләр дошманга каршы ут ачуны көчәйттеләр. Гвардиячеләрнең вак төркемнәре төнлә шәһәрнең көньягында урнашкан торак пунктка таралып, аны чолгап алдылар.
    Немецлар шәһәрдә калырга омтылып карадылар, тик җиңелүгә дучар булып, артка чигенергә мәҗбүр булдылар. Уз йолаларына тугры Гитлер сугышчылары бөтен өйләрне дә шартлатып, яндырып бетерделәр...
    263 нче җәяүле немец дивизиясенең кулга алынган әсирләре полкларның гвардиячеләр утыннан күп югалтуларга дучар булулары турында сөйлиләр. Әлеге дивизиянең 463 нче полк обер-ефрейторы: "Ул коточкыч вакыйга булды. Роталарда берничә солдат кына калды. Без Балтик буеннан Германиягә юл киселгән икәнен белдек. Шуның өчен урманда безгә рус солдатлары тылдан һөҗүм ясагач, мин безнең ротаның өч ефрейторы белән әсирлеккә эләктем", -дип сөйли.
    1944 елны Риганы азат иткәндә Галимҗан Хәйретдиновның ике аягы да каты яралана, аны Мәскәүдәге госпитальга озаталар. Кызганыч, әмма табиблар солдатның уң аягын коткарып кала алмыйлар - аны кисәргә туры килә, ярый әле сул аягы төзәлә.
    1945 нче елның февралендә Галимҗан туган авылына әйләнеп кайта. Фронттан кайткач, Галимҗан Закирҗан улы мәктәпкә физика-математика укытучысы булып урнаша. Ул педагогик эшчәнлеккә үзенең 40 ел гомерен багышлый.
    Бу авылда аның бертуган абыйсы Рәхимҗан Закирҗан улы Хәйретдинов яши. Ул да сугыш ветераны.
    Камил Гилманов ветераннарга юбилей медальләре һәм бүләкләр тапшырып, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: