Аксубаево
  • Рус Тат
  • Картаймагыз әле, ветераннар!

    Бөек Ватан сугышы берәүне дә урап узмаган. Авыллардан бөтен ирләрне фронтка озаткач, хезмәткә хатын-кызлар һәм балалар кала. Алар кырларда эшлиләр, урман кисәләр, торф әзерлиләр, күмер артыннан шахталарга төшәләр, станоклар артында торалар. Үз-үзләрен аямыйча, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Сугышка киткәннәрнең күбесе яу кырында ятып кала. Менә ил 70 ел имин тормышта...

    Бөек Ватан сугышы берәүне дә урап узмаган.

    Авыллардан бөтен ирләрне фронтка озаткач, хезмәткә хатын-кызлар һәм балалар кала. Алар кырларда эшлиләр, урман кисәләр, торф әзерлиләр, күмер артыннан шахталарга төшәләр, станоклар артында торалар. Үз-үзләрен аямыйча, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Сугышка киткәннәрнең күбесе яу кырында ятып кала.
    Менә ил 70 ел имин тормышта яши. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары да санаулы гына калды. Без һәр елны сугыш кырында ятып калганнарны, вафат булганнарны искә алабыз, исәннәрне хөрмәтлибез. Менә быел да Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума урта белем бирү мәктәбендә "Картаямыни соң йөрәк?!" дип исемләнгән 1941-1945 нче һәм аннан соңгы елларда торф чыгаруда катнашкан, шулай ук сугыш елларында тракторчы, комбайнчы булып эшләгән тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе узды.
    Очрашуда "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан" Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре дә тапшырылды. Бүгенге көндә Яңа Дума авылында ике Бөек Ватан сугышы ветераны - Мидхәт Гәрәй улы Фәизов һәм Гөбәйдулла Нәмәтулла улы Гиззәтов гомер кичерә. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, алар бүләкләү тантанасына килә алмадылар. Очрашу кичәсенә 15 тыл хезмәтчәне килгән иде.
    1941-1945 елларда авылыбызның меңәрләгән ир-егетләре сугыш кырларына илебезне сакларга киткәндә, 14 яшьтән өлкән булган батыр йөрәкле гүзәл затларыбыз ил өчен ягулык әзерләргә җибәреләләр. Алар арасында торф чыгарырга, урман кисәргә, шахталарга китүчеләр дә була. Торф чыгарырга киткән кызларга беренче елларда авыр эшкә ияләшү кыен була. Хезмәт авырлыгыннан, көне-төне сазлыкта эшләүдән кызларның аяклары сызлый башлый. Аларга көненә 300-500 грамм арыш ипие бирелә. Күпләр шул авыр хезмәткә, ачлык-ялангачлыкка түзә алмыйча, Иваново өлкәсенең "Зур сазлык" поселогында ятып калалар. Очрашу кичәсендә торф чыгаруда эшләгән Разыя Вәлиуллина укучыларга сугыш елларында хатын-кызларның чит җирләрдә узган авыр язмышы турында сөйләде, Нурбик Гатин вафат булганнар рухына дога кылды.
    Сугыш чорында авыр хезмәттә эшләгән хатын-кызлар, балалар исәбе санап бетергесез. Сугыш ачысы һәр авылның, һәр йортның ишек-тәрәзәсен шакыган. Авылларда калган хатын-кызларыбыз фронтны, читтә эшләгән кешеләрне икмәк, бияләй, оекбаш, кирәк-яраклар белән тәэмин иткәннәр. Алар арасында тракторчы, комбайнчы апалар - Минегаян Гатина, Әсма Сагирова, Рәйсә Гарифуллина да булган. Ә бәхетле балачак урынына авыр сугыш елларын кичергән Муксинова Зәкия өлкәннәр белән бергә кырлардан нәни куллары белән таң яралудан алып, караңгы төнгә кадәр, икмәк җыюларын, салам ташыганнарын тагын бер кат күз яшьләре аша хәтерендә яңартты.
    Бүләкләү тантанасын Яңа Дума урта белем бирү мәктәбе директоры Энҗе Хәйретдинова ачып җибәрде. Роза Миңголова, Җәүдәт Вәлиуллин, Рәзифә Гафиятова, Саимә Гиляҗиева, укытучылар коллективы һәм укучылар Бөек Ватан сугышы батырларына искиткеч концерт программасы әзерләгәннәр. Сугыш һәм тыл ветераннарына Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, юбилей медальләрен тапшырды.
    Фото http://i1.tatar-inform.ru/image/2013/05/9may1.jpg сайтыннан алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: