Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кадерле ветераннар, аксубайлылар сезгә рәхмәтле!

    Җиңү безгә канлы бәрелешләр, кайгы-хәсрәт, әче күз яшьләре аша килде. 1945 елның Җиңү алып килгән мае өчен Аксубай төбәге дә кыйммәттән түләде. Аның 10800 улы һәм кызы фронтка киткән. 5700 якташыбыз туган җирләренә әйләнеп кайтмаган. Ә сугыштан соң физик һәм күңел яраларыннан үлүчеләр күпме, бу чор эчендә күпме гаилә корылмаган,...

    Җиңү безгә канлы бәрелешләр, кайгы-хәсрәт, әче күз яшьләре аша килде. 1945 елның Җиңү алып килгән мае өчен Аксубай төбәге дә кыйммәттән түләде.

    Аның 10800 улы һәм кызы фронтка киткән. 5700 якташыбыз туган җирләренә әйләнеп кайтмаган. Ә сугыштан соң физик һәм күңел яраларыннан үлүчеләр күпме, бу чор эчендә күпме гаилә корылмаган, күпме бала дөньяга тумый калган. Кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш батырларына, хәбәрсез югалганнарга, Җиңү белән кайтканнарга - мәңгелек дан! Бүгенге көндә районда 16 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

    Бүгенгесе көннән без Җиңү өчен көрәшкән һәм хәзерге вакытта безнең арабызда булган һәрбер Бөек Ватан сугышы катнашучысы турында аерым сөйләр өчен "Аксубай районының Җиңү батырлары" проектын башлыйбыз. Ветераннар, сезнең алда баш иябез! Сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: