Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңүчеләргә – котлаулар

    Җиңү көне алдыннан район башлыгы Камил Гилманов Яңа Ибрай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Ветеран Сәмигулла Хөснетдинов йортында район башлыгы Камил Гилманов, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите редакциясенең директор-мөхәррире Айдар Моратшин һәм Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбировны җылы каршы алдылар. Район башлыгы Бөек Ватан сугышы...

    Җиңү көне алдыннан район башлыгы Камил Гилманов Яңа Ибрай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты.


    Ветеран Сәмигулла Хөснетдинов йортында район башлыгы Камил Гилманов, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите редакциясенең директор-мөхәррире Айдар Моратшин һәм Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбировны җылы каршы алдылар. Район башлыгы Бөек Ватан сугышы катнашучысын Җиңү көне белән котлады. Камил Гилманов килгәндә Сталинград сугышында катнашкан рядовой Хөснетдинов яшәгән йортта ремонт эшләре бара иде - район ветеранның яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм итүгә акча тапкан.

    Кунаклар Бөек Ватан сугышы ветераны Гөмәр Сәләхетдиновны да бәйрәм белән котладылар. Район башлыгы бүләкләр тапшырды һәм исәнлек-саулык теләде.

    Ветеран Әхмәдулла Гафиятуллин белән очрашу дулкынландыргыч мохиттә узды. Кыска гына вакыт эчендә сугыш турында да, бүгенге көн хәлләре турында да сөйләштеләр. Камил Гилманов иң изге теләкләрен җиткезеп, йорт хуҗасына бүләкләр тапшырды.

    Ветеран Шәфик Зәгиров күпчелек шәһәрдә улында яши. Әмма иң тантаналы бәйрәм - Җиңү көнендә балалары һәм оныклары белән өенә кайта. Бу юлы да килгән кунакларны Яңа Ибрай авылындагы йортында бөтен туганнары белән каршы алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: