Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәтер йөрәкләрдә саклансын өчен

    Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң 70 елдан артык вакыт үтсә дә, аның тарих битләре әле дә ачыла бара. Эзләүчеләр, онык-оныкчыклар каберләрне табалар, үткән кырыс еллар вакыйгаларын яңарталар. Илдуган Ижутов язмышы да Бөек Ватан сугышында катнашкан миллионлаган солдат-сугышчы язмышына охшаш. Ул Яңа Ильдеряк авылында туып үсә. Барлык авыл балалары кебек үк,...

    Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң 70 елдан артык вакыт үтсә дә, аның тарих битләре әле дә ачыла бара.

    Эзләүчеләр, онык-оныкчыклар каберләрне табалар, үткән кырыс еллар вакыйгаларын яңарталар.
    Илдуган Ижутов язмышы да Бөек Ватан сугышында катнашкан миллионлаган солдат-сугышчы язмышына охшаш. Ул Яңа Ильдеряк авылында туып үсә. Барлык авыл балалары кебек үк, кече яшьтән авыр крестьян хезмәтен татый. Сугышка кадәр Хереслу исемле кызга өйләнә. Баштан кызлары Дуня, аннары Надежда дөньяга килә, 1940 елда озак көттергән уллары - Ижутовлар нәселен дәвам итүче Михаил туа. Бәлки, әлеге дус, тату гаиләдә тагын балалар дөньяга килгән булыр иде, ләкин, сугыш башлана. Сугыш башланып 2 ай үткәч (25 августта) Аксубай хәрби комиссариаты Илдуган Ижутовны Кызыл Армия сафларына чакыра. Өйдә 3 кечкенә бала белән хатыны кала. Шуннан соң аларга әтиләрен күрү насыйп булмый. Йөзләгән солдат белән аны баштан Казанга, аннары Чиләбе өлкәсе, Чибәркүл шәһәренә формированиегә җибәрәләр. Формированиегә шәхси состав нигездә Чиләбе, Свердловск, Идел буе хәрби округларыннан килә. 437 нче укчылар дивизиясе, 1942 елның 25 гыйнварендә 166 нчы укчылар дивизиясе исемен ала. Бүген без солдатның сугышка барганда ниләр уйлаганын, ниләр кичергәнен күз алдына да китерә алмыйбыз. Елдан артык ул сугышчан юл үтә. Ленинград өлкәсендәге бәрелешләрдә башын сала.
    - Хәтерлим әле, кечкенә чакта әби бабайның сугышта, сазлыклы урыннарда үлеп калуы турында сөйли иде, - ди фронтовикның оныгы Елена Аканеева. - Аның турында башка берни дә белмәдек.
    Еллар үткәч ул барысын да ачыкларга була. Архивларга яза, таләпләр ясый. Озакка сузылган җентекле эзләнү эшләреннән соң рәсми җавап ала: "166 нчы укчылар дивизиясе шәхси составының 1942 елның 20 июненә югалтуларга дучар булуы хакында хәбәр итүләргә нигезләнеп: Ижутов Илдуган Ильич Ленинград өлкәсе Молвотинцк районы Себеж авылы янында сугышта һәлак булган. Себеж авылыннан төньяк-көнбатышка таба 1 километр ераклыкта җирләнгән". Якташыбыз 1942 елның 23 маенда һәлак булган. Оныклары җитмеш елдан артык вакыт узганнан соң бабалары, балалары һәм оныкларының имин тормышы өчен фашизмга каршы көрәштә башын салган Ленинград өлкәсендә булып кайттылар. Бабалары кабере янында күңелләре дулкынлана, хисләре ташый. Себеж авылындагы туганнар каберлегеннән (бабалары беренче шунда җирләнгән була) бер уч туфрак, ул эчкән чишмәдән су (җирле халык әле дә булса шуннан су эчә), саклагыч каска (бәлки ул шуны киеп сугышкандыр да) һәм шулай ук Ильдуган Ильичның җәсәде икенче тапкыр күмелгән җирдән дә туфрак алганнар. Һәлак булган фронтовикның туганнары Яңа Ильдеряк зиратында җыелып, алып кайткан туфракны шунда сиптеләр. Бабаларын туган якка кайтарган кебек булды. Ижутовлар нәселенең кадерле кешеләрен хөрмәтләп искә алу урыны бар хәзер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: