Хәтер һәм сагыш көнендә

22 июнь көнне Аксубайда Хәтер һәм сагыш көненә багышланган чаралар үтте.
Иртәнге сәгать 4тә Мәңгелек ут янында матәм митингы узды. Ул Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулуга багышланды. Ә нәкъ менә 1941 елның якшәмбе, 22 нче июнь көне иртәсендә фашистлар Германиясе Советлар Союзы чикләрен боза. Брест крепосте гитлерчыларның беренче мишененә әверелә.
Митингта район җитәкчеләре, депутатлар, ветераннар, яшьләр - ФОРПОСТ вәкилләре катнашты. Алар барысы да Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшкән һәм дошманның беренче һөҗүмен кабул иткән сугышчыларны хөрмәтләп искә алдылар.
- Бу иртәнге сәгатьтә без 76 ел элек булган вакыйганы күз алдына китердек. Таң атып килгәндә фашистлар Германиясе гаскәрләре, сугыш башлау турында игълан итмичә, Советлар Союзының бөтен көнбатыш чикләрен утка тотканнар һәм илебез шәһәрләренә һәм хәрби берләшмәләргә бомбалы авиаһөҗүм ясаганнар, - дип митингны ачты район башлыгы Камил Гилманов. - Шулай итеп Бөек Ватан сугышы башланган.
Камил Гилманов фашистларның мәкерлелеге, җимерелгән шәһәрләр, басып алынган авыллар, фронтта дошманга каршы көрәшкән, тылда Җиңүне якынайту өчен көнне төнгә ялгап хезмәт куйган якташларыбыз турында сөйләде.
Балалар сугышка каршы
Чаралар циклын "Балалар сугышка каршы" митингы дәвам итте. Мәңгелек ут янында мәктәп яны лагерьләрендә ял итүче район үзәге мәктәпләре укучылары җыелды. Күпләренең кулында буыннар истәлеге символы - кызыл төстәге канәферләр балкыды. Балалар сугыш турындагы дулкынландыргыч шигырьләрне укыдылар. Өлкән буын исеменнән педагогик хезмәт ветераны Николай Янилкин чыгыш ясады. Ул балаларга сугыш елларында пионерларның күрсәткән батырлыклары хакында сөйләде. Аның фикерен генерал-майор, Идел буе хәрби округы инспекторы Анатолий Молоствов дәвам итте. Ул балаларны ватанпәрвәрлек рухында, Ватанга мәхәббәт уятып тәрбияләргә кирәк, дип билгеләп үтте.
- Әлегә сез ватанпәрвәрлек хисләрегезне тырыш укуыгыз, әти-әниләрегезгә һәм өлкәннәргә ярдәм итеп күрсәтә аласыз, - дип мөрәҗәгать итте яшь буынга генерал.
Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә обелиск
Түбән Баландада тантаналы чара иртәнге сәгать 8:00дә башланды. Авыл кешеләре Гыйбадәт йортыннан Җиңү паркына кадәр атладылар. Монда Аксубай чиркәве башлыгы Александр Качаев яу кырларында башларын салган һәм тылда вафат булганнар рухына дога укыды.
Түбән Баландадан фронтка 160 кеше китә - хатын-кызлар да, ир-атлар да. Кырларда кулларына - сабан, урманнарда - пычкы, окопларда көрәк тотып аларның урыннарын хатын-кызлар һәм балалар били. Район ветераннар советының элеккеге рәисе Евгений Копонев инициативасы белән авылда тыл хезмәтчәннәренең һәм батырларның исемнәрен мәңгеләштерү карар кылынган иде.
Обелискны тантаналы ачуга район җитәкчелеге килде, балалар һәм авыл ветераннары катнашты. Мәңгелек ут янында почетлы сакта иң актив яшьләр торды. Сугыш әчесен, ачлык-ялангачлыкны татыган, авыр хезмәттә бил бөккән буын вәкилләренә район башлыгы Камил Гилманов ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Стеланы ачу хокукы Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеевка, бу игелекле эшне башлап йөргән Евгений Копоневка һәм җирле ветераннар советы рәисе Аркадий Борисовка бирелде.
Сүз уңаеннан, Түбән Баландада Бөек Ватан сугышында һәлак булган, Җиңү белән кайткан, репрессия корбаннары булган авылдашларның исемнәре язылган стела бар иде. Җиңүнең 70 еллыгына алмагач бакчасына нигез салынды.
- Яңа стеланы төзүгә якынча 150 мең сум акча тотылды, - дип аңлатма бирде Сергей Елисеев. - 80 мең сумын авыл кешеләре җыйды, 50 мең сумы үзара салым акчасыннан бүлеп бирелде, калганнары - иганәчеләр ярдәме. Нигездә, төзелеш эшләренә Василий Воронин, Владимир Борисов һәм башка активистлар җәлеп ителде.
- Без үлгән һәм хәзерге вакытта безнең арабызда яшәгән 462 тыл хезмәтчәне һәм сугыш чоры балаларының исемнәрен җыеп, плитәгә яздырдык, - дип сөйли Евгений Копонев. Ул аның стела кую фикерен хуплаган һәм финанс ярдәме күрсәткән өчен район җитәкчелегенә, Түбән Баланда авылы халкына рәхмәт белдерде.
Традиция буенча, митингта катнашучылар сугыш елларында яу кырында ятып калган һәм фронтта алган яралардан сызланып вафат булган солдатларны Бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Батырлар обелискы итәгенә чәчәкләр салдылар.
22 июнь көнне һәр авыл җирлегендә матәм митинглары үтте. Район үзәгендә көн күләмле "Хәтер шәме" акциясе белән тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 17:55Урманны янгыннан саклагыз Янгын очрагында 112 яки 101 телефоннары буенча шалтыратыгыз.1600
-
5 июль 2022 - 16:55Аксубайлыларга мәшгульлек үзәге эш табарга ярдәм итте Мәшгульлек үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсеннән соң 13 кеше эшкә рәсмиләштерелде.1600
-
5 июль 2022 - 15:55Юл эшләре сезоны: Кызыл Партизан урамында асфальтның аскы катламын җәйделәр Юл эшләре Кызыл Партизан урамындагы 1 һәм 2 номерлы йортлар арасындагны мәйданда башланган.2300
-
5 июль 2022 - 15:07Аксубайлыларны бистәнең төньяк өлешендә салкын су бирүне туктату турында кисәтәләр Салкын су бирү якынча 16:30 сәгатькә кадәр туктатылачак.2200
-
5 июль 2022 - 14:55Хезмәткәр һәм эш бирүче документларны алмашу өчен дәүләт хезмәтләре порталын куллана ала Хезмәткәр, эш бирүче һәм эзләүче дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон кадрлар документлары белән алмаша алачак.1200
-
5 июль 2022 - 13:55Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасының икенче катын ремонтлау эшләре тәмамланып килә Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында эшләр район хастаханәсе поликлиникасында тулы көченә бара.2000
-
5 июль 2022 - 12:55Казан чәк-чәген һәм татар балын Мәскәүдә гастрономия фестивалендә тәкъдим итәчәкләр Чарада республикадан алты авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм компаниясе катнашачак.1700
-
5 июль 2022 - 11:55Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды Кайбер даруларны кабул иткәннән соң транспорт белән идарә итәргә ярамый. Мәскәүнең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә шул препаратларның исемлеген эшләргә тәкъдим иттеләр.1800
-
5 июль 2022 - 10:55Татарстанда беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итүнең икенче этабы башлана Татарстанда 6 июльдән мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалардан беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлый.2600
-
5 июль 2022 - 09:55Кәкре Күл балалары лагерьда ял итеп кенә калмадылар, вакытны файдалы итеп үткәрделәр дә Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе базасында җәйге каникулларның беренче көннәреннән үк «Родничок» мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшләде.2400
-
14 июнь 2022 - 11:56Аксубайда Россия көне, Сабан туе һәм Троица бәйрәме билгеләп үттеләр
-
14 июнь 2022 - 11:54Аксубай мәктәбендә картинг буенча ярышлар узды
-
3 июль 2022 - 09:10Аксубай районының дәүләт автоинспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләрАксубай районында юлларда куркынычсызлыкны һәм хокук тәртибен полиция майоры Нияз Гыймалетдинов җитәкчелегендә дүрт ЮХИДИ хезмәткәре башкара.3500
-
5 июль 2022 - 17:55Урманны янгыннан саклагыз Янгын очрагында 112 яки 101 телефоннары буенча шалтыратыгыз.1600
-
5 июль 2022 - 16:55Аксубайлыларга мәшгульлек үзәге эш табарга ярдәм итте Мәшгульлек үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсеннән соң 13 кеше эшкә рәсмиләштерелде.1600
-
5 июль 2022 - 15:55Юл эшләре сезоны: Кызыл Партизан урамында асфальтның аскы катламын җәйделәр Юл эшләре Кызыл Партизан урамындагы 1 һәм 2 номерлы йортлар арасындагны мәйданда башланган.2300
-
5 июль 2022 - 15:07Аксубайлыларны бистәнең төньяк өлешендә салкын су бирүне туктату турында кисәтәләр Салкын су бирү якынча 16:30 сәгатькә кадәр туктатылачак.2200
-
5 июль 2022 - 14:55Хезмәткәр һәм эш бирүче документларны алмашу өчен дәүләт хезмәтләре порталын куллана ала Хезмәткәр, эш бирүче һәм эзләүче дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон кадрлар документлары белән алмаша алачак.1200
-
5 июль 2022 - 13:55Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасының икенче катын ремонтлау эшләре тәмамланып килә Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында эшләр район хастаханәсе поликлиникасында тулы көченә бара.2000
-
5 июль 2022 - 12:55Казан чәк-чәген һәм татар балын Мәскәүдә гастрономия фестивалендә тәкъдим итәчәкләр Чарада республикадан алты авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм компаниясе катнашачак.1700
-
5 июль 2022 - 11:55Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды Кайбер даруларны кабул иткәннән соң транспорт белән идарә итәргә ярамый. Мәскәүнең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә шул препаратларның исемлеген эшләргә тәкъдим иттеләр.1800
-
5 июль 2022 - 10:55Татарстанда беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итүнең икенче этабы башлана Татарстанда 6 июльдән мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалардан беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлый.2600
-
5 июль 2022 - 09:55Кәкре Күл балалары лагерьда ял итеп кенә калмадылар, вакытны файдалы итеп үткәрделәр дә Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе базасында җәйге каникулларның беренче көннәреннән үк «Родничок» мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшләде.2400
-
5 июль 2022 - 08:55Россиядә юллар сыйфаты буенча рейтингта Татарстан 18нче урынны алды Аерым алганда, беренче урынны алган Мәскәүдә юлларның 97,5 проценты норматив таләпләргә туры килә.2000
-
5 июль 2022 - 07:55КФУ профессоры: Фаразларга карамастан, июль эссе булачак Россия Гидрометеоүзәге июль аена Казанда һава торышының якынча фаразына төзәтмәләр кертте.1600
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.3600
-
4 июль 2022 - 16:55Мөһим бурычны үтәргә – Ватанга хезмәт итәргә киттеләр Аксубай үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына чираттагы озату булды.3300
-
4 июль 2022 - 15:55Татарстан Хезмәт министрлыгы: Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмый Бу атна ахырында Татарстан халкын кыска эш көне көтә.4200
-
4 июль 2022 - 14:55Татарстан студентларын Донбасска җимерек биналарны сүтәргә ярдәмгә чакыралар Моннан тыш, медицина белеме бирә торган югары уку йортлары һәм көллиятләре студентларына волонтер булырга тәкъдим итәләр.2400
-
4 июль 2022 - 13:55Кәкре Күл укучылары хәрби “кайнар нокталар” турында яңа мәгълүмат алдылар Кәкре Күл авыл мәдәният йортында “Солдат сугышны сайламый” дигән темага мәгълүмат сәгате узды.3300
-
4 июль 2022 - 12:55Савгачлылар Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр Савгач авылында кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәгән солдатларга багышланган бәйрәм узды.3700
-
4 июль 2022 - 11:55Аксубай районының «ФОРПОСТ» үзәге директоры ТР Яшьләр эшләре буенча мистрлыкның көмеш билгесе белән бүләкләнде Ведомствода Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте хезмәткәре Динә Ибляминованың эшен югары бәяләделәр.2400
-
4 июль 2022 - 10:55Керемнәр – гадел, мәгълүматлар ачык булырга тиеш Коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү буенча утырышта торак, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә федераль һәм республика субсидияләре бирүдә һәм мәгариф өлкәсендә коррупцион гамәлләргә юл куймау турында сөйләштеләр.2700
-
4 июль 2022 - 09:55Әҗәтле кешеләр илдән чыга алмаучылар исемлегенә эләгүен дәүләт хезмәте сайтында белә ала Дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервис барлыкка килде.3300
-
4 июль 2022 - 08:55Аксубай укучылары алдында борынгы татар китапларының тарихы ачылды Аксубай үзәк китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында татар телендә борынгы китаплар коллекциясе тупланган.4200
-
4 июль 2022 - 07:55Аксубай районында 17 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне алтын медальгә тәмамлады Узган ел белән чагыштырганда, аерым үрнәктәге аттестат алган укучылар саны унга кимегән.3700
-
3 июль 2022 - 10:55Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга китте Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиләренең соңгы өч төркеме олы сәфәргә китте.4900
-
3 июль 2022 - 09:55Жаворонков: Ковидка каршы чараларны гамәлдән чыгару пандемия бетүен аңлатмый 2 июльдән бөтен Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш өчен кертелгән төп чикләүләр бетерелде.3000
-
3 июль 2022 - 09:10Аксубай районының дәүләт автоинспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр Аксубай районында юлларда куркынычсызлыкны һәм хокук тәртибен полиция майоры Нияз Гыймалетдинов җитәкчелегендә дүрт ЮХИДИ хезмәткәре башкара.3500
-
3 июль 2022 - 08:55Сулыкларда фаҗигаларга юл куймаска Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең видеоконференция режимында чираттан тыш утырышы булып узды.4700
-
3 июль 2022 - 07:55Газ челтәрләренә тоташтыруны дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштереп булачак Элегрәк дәүләт хезмәтләре порталы аша газ белән тәэмин итүгә тоташуга гариза гына тапшырырга мөмкин иде.2800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Аксубаево
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 77654 от 17 января 2020 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Жаренова Людмила Викторовна
Адрес редакции: 423060, Республика Татарстан, Аксубаевский район, пгт Аксубаево, ул. Ленина, д.9
Телефон редакции: 8 (84344) 2-84-52, e-mail: selskaja-nov@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика