Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фаҗигале соңгы очыш

    Җирдә бернәрсә дә эзсез югалмый. Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар батырлыгы да мәңгелек. Күпләре инде безнең арада булмаса да, без аларны хәтердә сакларга тиеш. Василий Степанов - шундый геройларның берсе. Ул фаҗигале язмышка ия. Ул төрле шәһәр һәм авыллар өчен барган дәһшәтле көрәштә катнашу белән бергә, әсирлеккә эләгү ачысын да...

    Җирдә бернәрсә дә эзсез югалмый. Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар батырлыгы да мәңгелек.


    Күпләре инде безнең арада булмаса да, без аларны хәтердә сакларга тиеш. Василий Степанов - шундый геройларның берсе. Ул фаҗигале язмышка ия. Ул төрле шәһәр һәм авыллар өчен барган дәһшәтле көрәштә катнашу белән бергә, әсирлеккә эләгү ачысын да татый. Бик күпләр кебек ул да хәрби әсирләр өчен төзелгән лагерьларның коточкыч газапларына дучар ителә. Әмма сугыш тәмамланып, туган ягына кайткач та, аңа иркенләп яшәргә ирек бирмиләр. Чөнки ул елларда әсир төшү - Ватанга хыянәт белән тиңләштерелгән була. Бу, әлбәттә, дөрес нәрсә түгел. Шуңа күрә, Василий Андрей улы бүген безнең арабызда булмаса да, ветераннар советы редакциягә мөрәҗәгать итеп, аның язмышы турында сөйләп бирүебезне үтенде. Балалары, онык һәм оныкчыклары фронтовик, хезмәт сөючән бабалары белән чын мәгънәсендә горурлансын өчен эшләнә бу эш. Без бу изге эшне сугышчының кызы Антонина Васильевна ярдәме белән башкарабыз.

    1938 елда Василий хәрби хезмәткә чакырыла. Аксубай егете Чита өлкәсендә 22 кавалерия дивизиясендә 2 ел хезмәт итә, аннан соң Торжск шәһәрендәге кече һава радистлары мәктәбен тәмамлый. Шуннан соң аны һава радистларының Латвиядә урнашкан 40нчы тиз йөрешле бомбага тоту полкына җибәрәләр. Сугыш башланган көннәрдә үк Василий Андреевич немец танклары колоннасын бомбага тоту өчен хәрби очышларда катнаша. Ул һава укчы-радисты була. Хәрби бурычларны үтәгән өчен якташыбыз командование исеменнән рәхмәт сүзләре ишетә.

    19 сентябрь көнне илебез башкаласына таба ашыгучы немец танклары колоннасын бомбага тотканда, дошман зенитчылары аның самолетын атып төшерәләр. Очучы парашют ярдәмендә җиргә төшкәндә, фашистлар әсирлегенә эләгә.
    - Немецлар мине кыр штабына илттеләр, - дип язылган Василий Андреевичның истәлекләрендә. - Икенче көнне сорау алу башланды. Минем кем кушуы буенча һәм кая очуымны беләселәре килде. Мин дөрес җавап бирмәдем. Башка көнне сорау алулар вакытында кыйный һәм мыскыл итә башладылар. Мине кыйныйлар һәм салкын су сибәләр иде. Янымда документларым юк иде, чөнки очыш алдыннан без аларны һәрчак калдыра идек...

    Кыр штабыннан аны Двинск шәһәрендәге хәрби әсирләр лагерына озаталар. 1942 елның маена чаклы ул шунда тора, аннан соң әсирләрне Германиянең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан халыкара лагерьга күчерәләр. 1943 елның гыйнвар аенда канау казыган вакытта бер иптәше белән Василий качып китү бәхетенә ирешә. Истәлекләрне укыган вакытта, аларның төнлә белән көнчыгышка таба баруларын, ә көндез төрле җирләрдә качып ятуларын күз алдына китереп, йөрәк кысылып куя. Әмма, кызганычка каршы, алар юнәлешне бутаган булып чыга. Көнчыгышка дип, алар киресенчә көнбатышка - Берлинга таба барганнар икән. Бер айдан соң алар немец солдатлары кулына эләгә. Тестано боерыгы белән аларны 25 мәртәбә камчы белән суктыралар. Василий өчен тагы кара көннәр башлана.

    Икенче мәртәбә качуы безнең гаскәрләрнең Берлин янына ук килеп җиткән мәлгә туры килә. 1945 елның 3 апреленнән ул инде кулына корал тотып сугыша башлый.
    Туган якларына кайткач, ул совхозда механизатор булып эшли. Туган җирендә азат илдә эшли алуы белән ул үзен бик бәхетле саный. Җир сөрә, икмәк үстерә, җәйләрен комбайнда эшли. Балалар үстерә.
    1981 елның июлендә ул вафат була. Ул 63 яшенә кадәр җитеп тә Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиеш булган ташланмалардан файдалана алмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: