Аксубаево
  • Рус Тат
  • Белоруссия батырларны онытмый

    Бөек Ватан сугышы герое Филипп Мазилин һәм аның белән бергә көрәшкән якташларыбыз һәлак булган урынга сәфәр кылган безнең район делегациясе Белоруссиядән кайтты. Аксубайлыларны Белоруссия җирендә ничек каршы алулары хакында сөйләүне үтенеп без делегация җитәкчесе Евгений Копоневка мөрәҗәгать иттек. - Белоруссиягә, якташларыбыз Филипп Мазилин, Гавриил Воронин, Василий Морозов, Иван Елисеев, Шәмуг...

    Бөек Ватан сугышы герое Филипп Мазилин һәм аның белән бергә көрәшкән якташларыбыз һәлак булган урынга сәфәр кылган безнең район делегациясе Белоруссиядән кайтты.


    Аксубайлыларны Белоруссия җирендә ничек каршы алулары хакында сөйләүне үтенеп без делегация җитәкчесе Евгений Копоневка мөрәҗәгать иттек.

    - Белоруссиягә, якташларыбыз Филипп Мазилин, Гавриил Воронин, Василий Морозов, Иван Елисеев, Шәмуг Минһаҗев, Петр Словоохотин башларын салган авылга бару истәлекле вакыйга булды, - дип бүлеште Евгений Петрович.

    Бөек Ватан сугышы елларында безнең районнан 10800 дән артык кеше фронтка алына, 5700 кеше яу кырында ятып кала. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 23 кеше яши. Без аларның батырлыкларын онытмыйбыз һәм горурланабыз.

    - Без Белоруссия ветераннар иҗтимагый берләшмәсенең район оешмасы рәисе Петр Шутов, район Советы вәкиле Михаил Касюков белән очраштык. Сугыш тарихы һәм төбәкнең бүгенгесе турында бик күп яңалык белдек.

    Монда бик матур урыннар. Җирлектә Днепр, Березники елгалары ага. Жлобино районында 150 торак пункт бар, 107 меңнән артык кеше яши. Районда авыл хуҗалыгы, инфраструктура алга киткән. Белоруссиягә яңа аяк баскан кешеләр буларак, безнең игътибарны беренче караштан ук авылларның ямьлелеге җәлеп итте. Кешеләре дә - изге күңелле, ярдәмчел. Жлобино буенча беренче сәфәр көне үтә кызыклы һәм тәэсирләргә бай булды.

    Безнең районнан делегация составына Филипп Мазилинның оныклары Валентина Лаврентьева, Татьяна Капралова һәм Гавриил Воронинның оныгы Василий Воронин да керде. Сәфәрдә республика телевидениесе журналисты Камил Арифуллов та катнашты, ул безнең якташларыбыз турында документаль фильм әзерли. 10 май көнне сәгать 9.00 да Россия 1 каналы буенча әлеге фильм күрсәтеләчәк.

    Якташ геройларыбыз җирләнгән Мормаль авылы, чагыштырмача зур түгел. Монда биш йөзгә якын кеше яши. Җирле мәктәптә безне ипи-тоз белән каршы алдылар. Без укытучылар, укучылар белән аралаштык, Дан почмагында булдык, монда безнең батырларыбыз турында да материаллар тупланган. Мәктәп янында һәйкәл торгызылган. Бетон диварда утлы нокта һәм ике сугышчы сурәтләнгән. Шулай ук "Лейтенант Жуков Н.П. һәм өлкән сержант Мазилин Ф.Н. 1944 елның 1 мартында Мормаль авылы өчен көрәштә дошман амбразурасын күкрәкләре белән каплыйлар", - дип язылган. Тантаналы митинг булды. Без обелиск итәгенә веноклар куйдык. Аннан ерак түгел генә туганнар каберлеге, безнең якташларыбыз да шунда җирләнгән. Без Мазилинның туган авылы Рус Кармәтеннән һәм аның белән бергә көрәшкән сугыш батырларының туган авылларыннан алып килгән туфракны шунда сиптек. Дәһшәтле сугыш барган кырда да булдык. Бу безнең өчен бик тә дулкынландыргыч мизгел иде. Ә бит без нәкъ менә тарихи урыннарны - якташларыбыз атлаган җирләрне үз күзләребез белән күрер өчен меңнәрчә километр юл уздык. Үзебез белән Аксубайга алып кайту өчен туфрак алдык. Мәктәптә укучылар, Мормаль кешеләре белән очраштык. Алар алдында чыгыш ясап, мин бу җирлектә безнең солдатларның батырлыкларын онытмаулары өчен, бөтен район кешеләре исеменнән аларга рәхмәт белдердем. Филипп Мазилин һәм барлык Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган җырымны башкардым. Җирле халык белән аралашу күңелләргә үтеп керде. Бергәләп сугыш чоры җырларын җырладык.

    Икенче көнне безнең делегация "Сугыш корбаны булган балалар" мемориалында һәм Кызыл Ярдагы (Красный Берег) Козел-Поклевскилар йорт-биләмәсендә булды. Ул шунысы белән атаклы, биредә яралы немец солдатлары өчен яшүсмерләрнең каннарын алганнар. Бу яман куркыныч тарих, фашистларның безнең балаларны ничек мыскыллаулары турында сөйләгәннәрне тыңлау бик авыр. Шулай ук тарихи-туган якны өйрәнү музеенда да булдык, монда Ф.Мазилин һәм Н. Жуйковның батырлыкларына багышланган күргәзмә ачылды. Сәфәребез истәлеге итеп аларга бүләккә татар түбәтәйләре калдырдык. Сәфәрдән алган тәэсирләребез сөйләп кенә бетерерлек түгел, бик дулкынландыргыч. Иң мөһиме, Белоруссиядә якташларыбыз батырлыгын онытмыйлар, без моңа балаларча сөендек. Аларның исемнәре бүген дә жлобинлылар хәтерендә. Мәктәп укучылары, яшьләр алар үрнәгендә тәрбияләнә - сугыш батырлары истәлегенә ярышлар, төрле чаралар оештырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: