Аксубаево
  • Рус Тат
  • Батырлыгына сокланырлык

    Вакыт безнең солдатлар батырлыгы алдында көчсез - хәтта ничәмә-ничә дистә еллардан соң да алар турындагы хәтер яңара гына бара. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан аксубайлылар район гәзите аша Яңа Ибрай авылының гап-гади егете - Шакир Әхмәтҗанов батырлыгы турында белделәр. Узган ел Батырлар аллеясында аңа багышланган стела калкып чыкты. Без аның...

    Вакыт безнең солдатлар батырлыгы алдында көчсез - хәтта ничәмә-ничә дистә еллардан соң да алар турындагы хәтер яңара гына бара.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан аксубайлылар район гәзите аша Яңа Ибрай авылының гап-гади егете - Шакир Әхмәтҗанов батырлыгы турында белделәр. Узган ел Батырлар аллеясында аңа багышланган стела калкып чыкты. Без аның язмышы турында искә төшерергә телибез. Әлеге мәкалә шул еллар документларына, бүләкләү кәгазьләренә нигезләнеп әзерләнде. Әхмәтҗанов "Советлар Союзы герое" исеменә тәкъдим ителгән була. Аңа батырлык йолдызын алу насыйп булмый. Шулай да 22 еллык кыска гына гомере эчендә дә Шакир батыр йөрәкле, нык ихтыярлы кеше, сугышчы, Ватанын ихлас яраткан, аның матур киләчәге өчен гомерен биргән каһарман буларак, үзе турында онытылмаслык эз калдыра алды. Аның батырлыкларына аксубайлылар бүген дә сокланалар.

    Әхмәтҗановлар гаиләсендә Шакир икенче малай була, тагын ике кыз туганы үсә. Туган нигезеннән ул бик яшьли чыгып китә. 18 яшендә Кызыл армия сафларына алына (1940 елның октябрендә). Бөек Ватан сугышы башланганда - фронтта була. Якташыбызның дошманга каршы ничек көрәшүе хакында аның бүләкләре сөйли. 1942 елда "Хәрби батырлыклар өчен" медаленә лаек була. 1943 елда аны ВЛКСМ сафларына кабул итәләр. Бүләкләү кәгазендә менә ниләр язылган:

    "1943 елның 26 сентябрендә дошманның көчле артиллерия-миномет уты астында иптәш Әхмәтҗанов үзенең коралларын кулдан ясалган көймәдә Днепр елгасының уң як ярына алып чыкты. Утлы позиция алып, яуланган чикне бирергә теләмәгән дошманга каршы ут ачты. 1943 елның 27 сентябрендә немец гаскәрләре Григоровка авылы тирәсендә куәтле артиллерия-миномет уты кулланып, һөҗүмгә күчте. Иптәш Әхмәтҗанов үзенең коралын дошманга каршы төбәп, аның тере көчләрен юк итүгә кереште. Бу көнне кулланылган өч һөҗүмдә дә аның батырлыгы чагылды. Аның тарафыннан фашистларның 6 пулемет ноктасы, 2 миномет һәм җәяүлеләр пехотасы тар-мар ителде. Безнең җәяүлеләр гаскәрләре алган чик сакланып калынды". Григоровка авылы янында плацдармны җәелдерү бәрелешләрендә күрсәткән батырлыгы өчен командование Шакир Әхмәтҗановны "Советлар Союзы герое" исеменә (1943 елның 24 октябрендә) тәкъдим итә. Шулай да 38нче укчылар дивизиясенең 214нче артиллерия полкы корал төзәтүчесе кече сержант Әхмәтҗанов СССР Югары Советы Президиумыннан "Кызыл Байрак" ордены ала.

    Бер елдан соң якташыбыз кабаттан тиңдәшсез батырлык кыла. Ул Венгрия территориясендә сугыша. 1944 елның 2 октябрендә Глежерия авылы (Венгрия территориясендә) тирәсендә ул безнең җәяүлеләр гаскәрләренә алга бару мөмкинлеге бирмәгән дошман батареясен ачыкларга тиеш була. Монда да курку белмәс каһарман батырлык гамәле кыла. Хәрби документлардан билгеле булганча, немецларның көчле артиллерия һәм миномет уты астында, үзенең гомерен куркыныч астына куеп, ул укчылар бүлекчәләрен алга этәрә. Тоташ ут астында фашистлар батареясенең төгәл кайда урнашкан булуын ачыклый һәм могҗиза белән батареянең алгы күзәтү пунктына кайтып җитеп, заданиене үтәве хакында җиткерә. Аның белеп һәм төгәл йогынты ясавы аркасында, дошманның пулемет батареясе тар-мар ителә. Шул рәвешле җәяүлеләр гаскәре алга омтыла. Бу батырлыгы өчен Шакир Әхмәтҗановны "3 дәрәҗә Дан" орденына тәкъдим итәләр. Венгрияне азат итүдә яңаибрайлы кабат батырлык күрсәтә. "Дошман тарафыннан көчле кораллы-пулемет һәм миномет уты ачылган 1944 елның 8 ноябрендә, ул беренчеләрдән булып Тисса елгасының уң як ярына чыга. Өлкән сержант Әхмәтҗанов, тәүлек буена, безнең бүлекчәләр килеп җиткәнчегә кадәр, дошманга баш калкытырга ирек бирмичә, алган чикне саклап тора, 15 гитлерчыны юк итә. Элемтә торгызылгач, батарея утының кайда урнашуы хакында җиткереп, ике эре контратаканы булдырмый кала, дүрт станоклы пулеметны тар-мар итә. Тисса елгасы аша чыгу юлын ачканда күрсәткән батырлыгы һәм яуланган плацдармны саклап калганы, аны җәелдерүгә ирешкәне өчен, ул "Кызыл Байрак" орденына тәкъдим ителә. Әмма, разведчик Шакир Әхмәтҗановны "Кызыл Байрак" ордены белән бүләкләү турындагы боерыкка үзе үлгәннән соң, 1945 елның 19 гыйнварендә генә кул куела. Шакир Әхмәтҗанов 1944 елның 4 декабрендә Венгриянең Сиксо шәһәре янындагы бәрелешләрдә һәлак була. Өендә аны әнисе, сеңелләре көтә. Яңа Ибрай авылына ерак Венгриядән аның үлеме турындагы кара кәгазь килә. Ләкин аның турындагы якты истәлек туганнары, авылдашлары, аксубайлылар йөрәгендә мәңге саклана. Аның батырлыкларына кешеләр хәзер дә сокланалар. Яңа Ибрай мәктәбендә сугыш каһарманы турындагы материаллар тупланган, аның турындагы истәлек фронтовик-геройның кече ватанында да мәңгеләштерелгән.

    - Филипп Мазилин турындагы истәлекләрне әле дә булса барлаган кебек, Әхмәтҗанов турындагы тарихны да без моның белән генә тәмамларга теләмәдек. Аксубай делегациясе Филипп Мазилин соңгы тапкыр утка кергән һәм җирләнгән Белоруссиядә булып кайтты, - дип сөйли район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова. Якташыбызның кайда җирләнгәне турында мәгълүмат алуда ярдәм күрсәтүләрен сорап, Венгриянең генераль консульлегенә үтенеч юлладык. Аннан: "1944 елның декабрендә Сиксо шәһәре өчен барган сугышларда һәлак булган Әхмәтҗанов Шакир Шакирҗан улы шәһәрнең туганнар каберлегендә җирләнгән, аның исеме Совет-Россия зиратындагы үзәк һәйкәлгә язылган", дигән җавап алдык. Мемориаль такта рәсемнәрен дә җибәргәннәр, анда һәлак булучылар исемлегенә аның фамилиясе дә кертелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: