Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда Җиңү көнендә

    9 май көнне район үзәгендә Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы чаралар уза. Сәгать 10.00 да үзәк мәйданда митинг башлана. Хезмәт коллективлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр салачак, "Үлемсезләр полкы" мәйдан буйлап үтәчәк. Советлар Союзы герое Григорий Романов истәлегенә Аксубай - Кәкре Күл маршруты буенча җиңел...

    9 май көнне район үзәгендә Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы чаралар уза.


    Сәгать 10.00 да үзәк мәйданда митинг башлана. Хезмәт коллективлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр салачак, "Үлемсезләр полкы" мәйдан буйлап үтәчәк. Советлар Союзы герое Григорий Романов истәлегенә Аксубай - Кәкре Күл маршруты буенча җиңел атлетчылар кроссына старт бирелә. Бәйрәм чарасы программасы театральләштерелгән тамашаны, район үзәге мәктәпләрендә белем алучы укучылар һәм эчке эшләр бүлеге шәхси составы парадын үз эченә ала. Шулай ук аксубайлыларны бәйрәм концерты көтә. Кичке 19.00 сәгатьтә үзәк мәйданда массакүләм күңел ачу башлана. Программада - концерт номерлары, дискотека, бәйрәм салюты. 9 май көнендә районның барлык авыл җирлекләрендә дә тантаналы чаралар уза.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: