Аксубаево
  • Рус Тат
  • 22 июньне ничек билгеләп үтәбез

    Хәтер һәм кайгы көне программасына үзгәрешләр кертелде. 22 июнь көнне тантаналы чаралар район үзәгендә иртәнге сәгать 4тә башланачак - шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында митинг уздырылачак. Иртәнге сәгать 9да сугышчылар обелискы янында "Балалар сугышка каршы" митингы узачак. Сәгать 10да Түбән Баланда авылында тантаналы төстә сугыш чоры балалары һәм тыл...

    Хәтер һәм кайгы көне программасына үзгәрешләр кертелде.

    22 июнь көнне тантаналы чаралар район үзәгендә иртәнге сәгать 4тә башланачак - шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында митинг уздырылачак. Иртәнге сәгать 9да сугышчылар обелискы янында "Балалар сугышка каршы" митингы узачак. Сәгать 10да Түбән Баланда авылында тантаналы төстә сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылачак. 20 сәгать 30 минутта Мәңгелек ут янында "Хәтер шәме" акциясе башланачак. Бу Бөтенроссия акциясендә катнашырга теләүчеләргә үзләре белән чәчәкләр (кызыл төстә) һәм шәмнәр алып килү сорала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: