Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Хәтер һәм кайгы көне

Бүген Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. 76 ел элек иртәнге сәгать 4тә канкойгыч, безнең планетада булган сугышларның иң аяусызы - Бөек Ватан сугышы башлана. Ул 1418 көн һәм төн дәвам итә. Бөек Җиңү өчен барган сугышларда 27 миллион кеше яу кырларында башларын салалар. Алар арасында безнең якташларыбыз -...

Бүген Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.

76 ел элек иртәнге сәгать 4тә канкойгыч, безнең планетада булган сугышларның иң аяусызы - Бөек Ватан сугышы башлана. Ул 1418 көн һәм төн дәвам итә. Бөек Җиңү өчен барган сугышларда 27 миллион кеше яу кырларында башларын салалар. Алар арасында безнең якташларыбыз - аксубайлылар да бар. Бу көнне дошманга каршы авыр көрәштә һәлак булган, безгә Җиңү алып килгән һәм аяз күк йөзе бүләк иткән совет кешеләре буыны алдында баш иябез. Бу көнне һәр гаилә сугышта дошманның иң беренче һөҗүмен үзенә кабул итеп һәлак булган бөтен сугыш каһарманнарына рәхмәт белдерә. Һәм без бөтен ил белән "Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмаган!", дип кабатлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев