Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Юнәлеш дөрес булган

Кичә Россиядә Прокуратура органнары оешуның 290 еллыгы билгеләп үтелде. 2011 елда Аксубай районы прокуратурасы эшенә бәя биреп, шуны билгеләп үтәргә кирәк, хезмәткәрләр эшенең күләме һәм нәтиҗәлелеге билгеле күләмдә арткан. Район прокуратурасы тарафыннан районда закон үтәлеше торышына даими анализ ясала. Дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарыннан кергән закон үтәлеше турындагы мәгълүматлар,...

Кичә Россиядә Прокуратура органнары оешуның 290 еллыгы билгеләп үтелде.


2011 елда Аксубай районы прокуратурасы эшенә бәя биреп, шуны билгеләп үтәргә кирәк, хезмәткәрләр эшенең күләме һәм нәтиҗәлелеге билгеле күләмдә арткан.
Район прокуратурасы тарафыннан районда закон үтәлеше торышына даими анализ ясала. Дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарыннан кергән закон үтәлеше турындагы мәгълүматлар, гражданнардан алынган шикаять һәм гаризалар һәм тикшерү материаллары торышына анализ ясауларга нигезләнеп ачыкланган закон бозуларны бетерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү планлаштырылган иде һәм үткәрелде.
Хезмәт законын үтәү, шул исәптән хезмәтне саклау, инвалидларның, пенсия яшендәге гражданнарның социаль хокукларын яклау- 2011 елда район прокуратурасы эшчәнлегендә иң актуаль юнәлешләрнең берсе булды. Узган елда шулай ук балигъ булмаганнар хокуклары үтәлешен күзәтүгә дә зур игътибар бирелде.
2011 елда район прокуратурасы хезмәт законын, шул исәптән хезмәтне саклау законын саклау буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча хезмәт турындагы законны бозуга юл куйган 14 предприятие һәм учреждение җитәкчесе штраф бирү сыйфатында административ җаваплылыкка тартылган.
Гражданнарның елдан-ел күбрәк мөрәҗәгать итүләре аларның район прокуратурасына карата ышанычлары арту турында сөйли. Үткән ел район прокуратурасы хезмәткәрләре 130 дан артык шикаять һәм гаризаны тикшергән. Шул исәптән 58 гаризага карата прокурор күзәтүе чаралары кулланылган. Канәгатьләндерелгән шикаятьләрнең төп өлешен хезмәт законын, торак өлкәсенә кагылышлы закон бозу һәм шулай ук тикшерү һәм сорау алуга кагылышлы мәсьәләләр алып тора. Гражданнарның район прокуратурасына хезмәт хокукларын бозуга бәйле барлык мөрәҗәгатьләре буенча да прокурор күзәтүе чаралары белән эш бирүчеләрнең хезмәт хакы түләү, хезмәткәрне эштән азат иткәндә гарантияләр һәм компенсацияләр тәкъдим итү буенча бурычларын үтәү тәэмин ителә.
Эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының хокукларын яклау турындагы закон үтәлешен күзәтү дә шулай ук район прокуратурасы эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Район прокуратурасы дәүләт һәм муниципаль контрольне, барыннан да бигрәк контрольләү чараларының гомуми дәрәҗәсен киметүне гамәлгә ашыруда административ киртәләрне тамырдан юк итүгә бәйле эшләр башкара. 2011 елда контрольләү органнары тарафыннан план буенча 194 һәм планнан тыш 114 тикшерү үткәрелгән. Шул рәвешле планлы тикшерүләр 2010 ел белән чагыштырганда өч тапкырга, ә планнан тыш тикшерүләр яртылаш диярлек кимегән.
Шуның белән бергә, эшмәкәрләр һәм предприятие җитәкчеләре тарафыннан да хезмәт, санитар-эпидемик законнарны, янгын иминлеге законын, «Кулланучылар хокукы турында» гы РФ законын бозу очраклары күзәтелә.
Алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне ваклап сатуга кагылышлы закон таләпләрен дә барлык эшмәкәрләр дә үтәми. Эшмәкәрләрнең ялланып эшләүчеләр хезмәтеннән файдалануга кагылышлы хезмәт законы таләпләре белән исәпләшмәүләре дә шулай ук игътибар таләп итә. Язмача хезмәт килешүеннән тыш ялланып эшләүчеләр хезмәтеннән файдаланган очракта, әлеге эшчеләр өчен иминият взнослары һәм башка мәҗбүри түләүләр исәпләнелми. Яңа елда район прокуратурасы юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан хезмәт, салым һәм пенсия законнарының үтәлешен тикшерүне дәвам итәчәк.
Җинаять-процессуаль закон нигезендә прокурор үз компенсациясе чикләрендә вәкаләтле зат булып тора, ул суд эшләре барышында дәүләт исеменнән җинаять эзләнүләрен гамәлгә ашырырга һәм шулай ук тикшерү эшләре органнарының процессуаль эшчәнлеге процессын да күзәтергә тиеш. 2012 елда район прокуратурасы тарафыннан прокуратура күзәтүе чараларын көчәйтү тикшерүчеләр һәм сорау алучылар тарафыннан юл куелган закон бозулар исәбен киметү мөмкинлеге бирде. Гаепләү нәтиҗәсен раслау өчен прокурорга тапшырылган җинаять эшләрен өйрәнү нәтиҗәләре буенча ул җинаять эше өстәмә тикшерүгә һәм ачыкланган җинаятьләрне бетерүгә җибәрелгән. Кулланылган чаралар үткән ел закон бозуларны бетерү һәм гражданнарны нигезсез җинаять җаваплылыгына тарту өчен суд тарафыннан прокурорга җибәрү очракларына юл куймаган.
Практикадан күренгәнчә, җинаятьчелек торышы күп очракта профилактик эш сыйфатына бәйле. Әгәр гражданин җинаять кыла һәм законда билгеләнгән җаваплылыкка тартылмый икән, икенче юлы ул үтә каты җәза бирелә торган гамәл кылырга мөмкин. Җинаять кылган затларга карата җәза бирүнең котылгысыз булуын төп принцип итеп куйган гадел суд җинаятьченең җәзасыз калу хисен юкка чыгара. 2011 елда район территориясендә җинаять кылу очракларының артуы күзәтелгән. Әлеге хәлгә бәйле полиция хезмәткәрләре тарафыннан һәрвакытта да тиешле чаралар күрелмәгән. Мисалга, балигъ булмаганнар арасында җинаятьләргә юл куймау буенча профилактик эш алып баруны көчәйтү урынына, ул киресенчә йомшарган. Ачыкланган закон бозулар буенча, полиция хезмәткәрләре һәм җинаять кылучылар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
2011 елда район территориясендә, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында теркәлгән җинаятьләр һәм аларның артуы күзәтелүгә бәйле, хокук саклау һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау системасы органнарының эш нәтиҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән ашыгыч чаралар куллануны таләп итә.
Аксубай районы прокуратурасы ирешкән нәтиҗәләр нигезендә барлык хезмәткәрләрнең дә тырыш һәм җаваплы эш нәтиҗәсе ята. Хәзерге вакытта район прокуратурасында кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген яклауга һәм закон таләпләрен ныгытуга бәйле бурычларны хәл итү өчен тиешле әхлакый сыйфатларга, һөнәри белемгә һәм күнекмәләргә ия коллектив тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев