Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Урманга хезмәт итәргә

2006 елда кертелгән урман кодексы Россиянең урман хуҗалыгы системасына җитди үзгәрешләр кертте. Урман хуҗалыгының идарә итү, контрольдә тоту, күзәтчелек һәм турыдан-туры хуҗалык эшчәнлеген алып баруны башкаручы ике учреҗдениягә күчү җиңел генә булмады. "Аксубай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе менә 5 ел эшләп килә инде. Оешманың төп бурычы - Татарстан Республикасы урман...

2006 елда кертелгән урман кодексы Россиянең урман хуҗалыгы системасына җитди үзгәрешләр кертте.


Урман хуҗалыгының идарә итү, контрольдә тоту, күзәтчелек һәм турыдан-туры хуҗалык эшчәнлеген алып баруны башкаручы ике учреҗдениягә күчү җиңел генә булмады.
"Аксубай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе менә 5 ел эшләп килә инде. Оешманың төп бурычы - Татарстан Республикасы урман фондын саклау, яңадан үстерү һәм аны контрольдә тоту. Бу вакыт эчендә чын һөнәр осталарыннан торган коллектив оешты. Урманчылык участоклары урманчылары Алексей Данилов (Аксубай участогы), Илдар Хәмидуллин (Ибрай участогы), Николай Горбунов (Чабаксар участогы) үзләренең хезмәтләренә, туган як табигатенә булган мөнәсәбәтләре белән хөрмәткә лаеклы кешеләр.
Ильмухиннар династиясе турында да аерым әйтеп китәргә кирәк. Бөтен гомерен урман хуҗалыгына багышлаган Александр Степановичның урманчы һөнәре аның улына-урманны файдалану буенча инженер Андрей Ильмухинга күчкән. Урманчылыкта кадрлар резервын-булачак урманчыларны әзерләүгә дә аерым игътибар бирелә. Хәзерге вакытта Лубян урман техникумында 8 егет укый. Әлбәттә, йөрәк кушуы булмаса, болай гына урманчы була алмыйсың. Урманда эшләргә түгел, аңа хезмәт итәргә кирәк.
Урманчылар көне уңаеннан барлык урман хезмәткәрләрен, урман хуҗалыгы ветераннарын, мәктәп урманчылыгына йөрүче балаларны, шулай ук урман техникумында укучы студентларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Аларга ныклы сәламәтлек, изге эшләрендә уңышлар, яңа җиңүләр, гаилә иминлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев