Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Шәфкатьле хезмәткәр

Социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең 50 гә якын хезмәткәре чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ ике йөз утыздын артык өлкән яшьтәге кешенең өенә килеп хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәләр. Бүлек мөдире Ольга Миронкина, аларның һәркайсы мактау сүзләренә лаек, дип билгеләп үтә. Алар арасында Ландыш Салахова (рәсемдә сулда) да бар. Ул Яңа Ибрай авылында социаль...

Социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең 50 гә якын хезмәткәре чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ ике йөз утыздын артык өлкән яшьтәге кешенең өенә килеп хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәләр.


Бүлек мөдире Ольга Миронкина, аларның һәркайсы мактау сүзләренә лаек, дип билгеләп үтә. Алар арасында Ландыш Салахова (рәсемдә сулда) да бар.
Ул Яңа Ибрай авылында социаль хезмәткәр булып эшли.
Авыл кешеләре аны картлык көннәрендә язмыш бүләге дип саныйлар. Яңа Ибрайга Ландыш күрше Яңа Чишмә районыннан килен булып төшә һәм биредә яшәгән еллар эчендә иренең туганнары өчен генә түгел, үзенә беркетелгән өлкән яшьтәге сигез авыл кешесе өчен дә якын кешегә әйләнә.
Мөлаем, аралашучан, ачык күңелле, ә иң мөһиме-хезмәт сөючән һәм үз эшен җиренә җиткереп башкара, дип мактап сөйлиләр аның турында әби-бабайлар. Ландыш бар эшне дә теләп, күңелен биреп башкара. Почтага барып, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, кибеткә азык-төлек алып кайтырга да иренми ул. Шуның өстенә ул үзенә беркетелгән һәр кешегә атнасына өч тапкыр барырга тиеш. Әмма Ландыш һөнәри кысаларда каралган эшләрне генә башкарып калмый. Медицина училищесына укырга кергәндә биргән Гиппократ анты аның өчен барыннан да өстен. Ул бер һөнәр алып, икенче һөнәр буенча эшләвенә бер дә үкенми. Кешеләргә хезмәт итүне берләштергән, ике һөнәргә дә тугры кала ул. Бу аның тәрбиясендә булган әби-бабайларны гына шатландырмый, үзе өчен дә табыш чыганагы булып тора, чөнки социаль хезмәткәр-медикларга авыл җирлекләрендә эшләүчеләр буларак өстәмә түләү каралган.
Ландыш эштә дә, өйдә дә-ышанычлы тыл булып тора, аның ике игезәк кызлары үсеп килә, ул аларны да эш сөяргә өйрәтеп, өлкән яшьтәге кешеләргә карата шәфкатьле һәм мәрхәмәтле итеп тәрбияләргә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев