Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Пенсионерлар компьютер артына утырды

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган укулар буенча 30 пенсионер компьютерда эшләргә өйрәнәләр. Хезмәт белән тәэмин итү үзәге аша районда йөздән артык пенсионер һәм пенсия алды яшендәге кеше компьютер курсларында белем ала. Кич белән алар өченче мәктәпкә килеп, парта артына утыралар һәм компьютерда эшләү күнекмәләрен үзләштерәләр. -Бу безгә өйдән...

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган укулар буенча 30 пенсионер компьютерда эшләргә өйрәнәләр.


Хезмәт белән тәэмин итү үзәге аша районда йөздән артык пенсионер һәм пенсия алды яшендәге кеше компьютер курсларында белем ала. Кич белән алар өченче мәктәпкә килеп, парта артына утыралар һәм компьютерда эшләү күнекмәләрен үзләштерәләр.

-Бу безгә өйдән чыкмыйча гына балаларыбыз, сыйныфташларыбыз белән аралашырга, дөньяда ниләр барлыгын күзәтеп барырга мөмкинлек бирәчәк, - диде безгә бер пенсионер.

-Әлеге курслар алар тормышында яңа период, биредә укучылар компьютерда эшләргә генә өйрәнеп калмыйлар, үзара аралашалар да, - дип сөйли укытучылары. - Безнең дәресләр бирегә килүчеләр 3 сәгать эчендә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алсыннар, компьютер артына курыкмыйча утырсыннар, текст редакторлары, төрле браузерлар, электрон почта, флешкарталар белән эшләргә өйрәсеннәр өчен уңайлы итеп оештырыла. Кичә без Дәүләт хезмәтләре порталында эшләргә өйрәндек, шуңа күрә курслар үтүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен интернет аша да түли алачаклар. Дәресләр лекцияләр уку формасында түгел, ә җанлы әңгәмә рәвешендә алып барыла, шуңа күрә тиешле материалларны хәтердә калдыру күпкә җиңелрәк.

Безнең хәбәрчеләребез барган көнне укытучы адрес буенча Интернет сайтларга керергә өйрәтте. Мисалга безнең газета сайты алынган иде. Укучыларны "Аксубай һәм Аксубай районы тарихы" рубрикасы аеруча кызыксындырды. Алар хәтта үзләренең өй альбомнарыннан редакциягә төрле фотосурәтләр дә бирергә вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев