Мактауга лаек терлекче
"Аксу Агро" агрофирмасы терлекчеләре көн саен 19 тоннага якын сөт савып алалар. Шуның 17 тоннасын алар йогырт җитештерүчеләргә җибәрәләр. Ә ике тоннасы "бәләкәчләргә" - булачак сөтлебикәләргә кала. - Бозауларга сөт җылы килеш бирелә, - дип сөйли терлекчелек комплексының смена җитәкчесе, стажы зур булган терлекче Василий Муллин. - Бу иң төп...
"Аксу Агро" агрофирмасы терлекчеләре көн саен 19 тоннага якын сөт савып алалар.
Шуның 17 тоннасын алар йогырт җитештерүчеләргә җибәрәләр. Ә ике тоннасы "бәләкәчләргә" - булачак сөтлебикәләргә кала.
- Бозауларга сөт җылы килеш бирелә, - дип сөйли терлекчелек комплексының смена җитәкчесе, стажы зур булган терлекче Василий Муллин. - Бу иң төп шартларның берсе.
Бозаулар тәҗрибәле хезмәткәрләр карамагында. Алар арасында Людмила Прокопьева да бар. Авылдашлары кебек үк, ул бишенче яртыда тора. Чөнки эшкә барганчы үзенең йортын да карыйсы бар. Аннары, иртәнге 6 сәгатьтән кичке 6га кадәр ул эштә.
- Бозауларны кечкенәдән үк яратам, - дип сөйли терлекче. - Без һәрвакыт сыерлар асрый идек. Бозау туа икән, безнең өчен бәйрәм иде бу. Шуңа күрә кечкенәдән үк яңа сауган сөт исе истә калган.
- Людмиланы эшсез күреп тә булмый. Ул һәрвакыт бозаулар янында. Ә бит алар әз дә түгел, күп тә түгел - 100 баш. Эшен дә яхшы башкара, хезмәттәшләре белән дә яхшы аралаша, - дип билгеләп үтте терлекчелек комплексы җитәкчесе Равил Мусин.
Аның исеме дә җисеменә туры килә - Людмила (иске рус теленнән) "кешеләргә мәрхәмәтле" дигәнне аңлата.
Теләсә нинди өлкәдә дә үз һөнәреңә ярату хисе белән карау мөһим. Ә терлекчелектә аеруча да. Чөнки терлеләр баш саны исән булсын һәм авырмасын өчен тырыш хезмәт куярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев