Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Хезмәт кешесе

Гөлфинур Хәмитова (рәсемдә) «Аксу Агро» ООО ның иң алдынгы савымчыларының берсе. Гөлфинурга кечкенә чагыннан ук фермада еш булырга туры килә, чөнки әнисе Флюра Галимҗанова гомере буена фермада хезмәт куя, лаеклы ялга да биредән китә ул. Һөнәр сайлау вакыты җиткәч, кыз фермага сыер саварга барырга карар кыла. Коллективта да аны яхшы...

Гөлфинур Хәмитова (рәсемдә) «Аксу Агро» ООО ның иң алдынгы савымчыларының берсе.


Гөлфинурга кечкенә чагыннан ук фермада еш булырга туры килә, чөнки әнисе Флюра Галимҗанова гомере буена фермада хезмәт куя, лаеклы ялга да биредән китә ул. Һөнәр сайлау вакыты җиткәч, кыз фермага сыер саварга барырга карар кыла. Коллективта да аны яхшы беләләр, иң мөһиме ул әлеге эш күнекмәләрен күптән үзләштергән була инде. Шуннан бирле җиде ел үтеп тә киткән.
Бүген эш шартлары башкача. Заманча мегафермада һәр савымчының хезмәте уртак нәтиҗәгә юнәлдерелгән, димәк, уртак уңышта Гөлфинурның хезмәт өлеше дә бар.
Терлекчелек комплексы җитәкчелеге аның эшкә җаваплы каравын, коллективта ихтирамлы булуын билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев