Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубай игенчесе хезмәттәшләре өчен үрнәк

«Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Анатолий Уфандеевка 60 яшь тулган, гомеренең 43 елын ул игенче һөнәренә багышлаган.

«Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторлары коллективында, нигездә, практик тәҗрибәләре зур булган һәм эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр хезмәт куя. Шуларның берсе – Анатолий Уфандеев. 6 августта аның өчен истәлекле дата – аңа 60 яшь тулды.

Ул Иске Ильдеряк авылында туып-үскән, җирле мәктәптә белем алган, шунда механизатор һөнәрен дә үзләштергән.

– 1979 елдан, тракторчы таныклыгын алгач, белгечлек буенча эшли башладым, – дип сөйли юбиляр. – Һәм үзем өчен башка һөнәрне күз алдына да китерә алмыйм.

Аның хезмәт биографиясе кыска: берничә ел Тольяттида автозаводта эшләгән, аннан туган авылына кайтырга булган. Колхозда механизатор булып эшли, хуҗалык таркала, яңа оешкан «Аксу Агро»га күчә. Техниканың төрле маркаларында, төрле эшләрне башкарырга туры килә аңа. Кыш көне малларга азык ташый, язын кыр эшләрендә канаша. Хәзерге вакытта көзге культуралар өчен туфрак әзерли. Көзге культураларны чәчү өчен туфрак эшкәртү төгәлләнгәч, азык чыгару звеносы составында басудан яшел масса ташуда мәшгуль булачак.

– Анатолий Уфандеев – үз эшенең остасы, – дип билгеләп үтте «Аксу Агро» ҖЧҖнең баш агрономы Илсур Сәхапов. – Агрочараларны намус белән, сыйфатлы итеп башкара. Мондый хезмәткәрләр яшьләр өчен үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев