Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Үзенә җәлеп итеп тора

Людмила Охотникова-районда иң яхшы фельдшерларның берсе. Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге дә, Яңа Аксубай халкы да аның турында нәкъ менә шул фикердә. Шул көннәрдә аңа илле биш яшь тулды. Шуның утыз биш елын ул фельдшер булып эшләгән. -Ул Ходай тарафыннан яратылган медик. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һава торышының нинди булуына карамастан...

Людмила Охотникова-районда иң яхшы фельдшерларның берсе.


Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге дә, Яңа Аксубай халкы да аның турында нәкъ менә шул фикердә. Шул көннәрдә аңа илле биш яшь тулды. Шуның утыз биш елын ул фельдшер булып эшләгән.


-Ул Ходай тарафыннан яратылган медик. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һава торышының нинди булуына карамастан авыруларга ярдәмгә ашыга. Людмила Александровна үз эшен ярата. Бар кеше өчен дә игътибарын һәм кайгыртуын кызганмый, һәркемгә булдыра алганча ярдәм кулы сузарга тырыша,-дип сөйлиләр аның турында авыл халкы.
Медикның югары һөнәри осталыгы һәм үзен кешеләр сәламәтлеге өчен җаваплы итеп хис итүе сәбәпле, Яңа Аксубай фельдшер-акушерлык пункты һәрвакыт яхшылар исәбендә.


-Мин егерме ел эшлим һәм егерме ел аны беләм. Людмила Александровна-яхшы белгеч, аның күрсәткечләре дә яхшы. Прививкаларны да вакытында ясый, халыкны диспансерлаштыруга җәлеп итә. Авыл халкы арасында ихтирам һәм хөрмәт казанган, чөнки һәр кеше үзенең сәламәтлеге белән аңа бурычлы. Ул уяу, чит кеше кайгысын үзенеке кебек кабул итүче изге җан. Кешеләр моны яхшы аңлыйлар һәм бар күңелләре белән аңа тартылалар. Фельдшерга нигездә игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ булган олы яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итәләр һәм үзләренең авырулары, көндәлек мәшәкатьләре турында сөйләр өчен Людмила Александровна белән очрашуны түземсезлек белән көтәләр, -дип сөйли баш табиб урынбасары Марсель Ислямов.


Шәһәрдәгегә караганда авылда эшләве күпкә авыр. Шәһәр табибының эш урыны бар, эш сәгате дә чикләнгән. Ә авыл фельдшеры, кагыйдә буларак, берничә авылга бер үзе. Ул көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава торышында авыру янына ашыга. Шуның өстенә табибларга хас берничә белгечне берләштерергә бурычлы: салкын тиюне дә дәваларга, имгәнүләр яки башка авырулар килеп чыкканда ярдәм күрсәтергә тиеш. Күпчелек авыл медиклары кебек Людмила Охотникова да үзенең һөнәренә тугры калып, кешләр сәламәтлеген кайгыртып хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев