Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Закон сагында

Шимбә көнне Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге һөнәр ияләре гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен саклыйлар, җинаятьчелеккә каршы туктаусыз көрәш алып баралар. Иртәгә безнең район прокуратурасының зур булмаган коллективы да котлаулар кабул итәчәк. Бәйрәм алдыннан эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясау гадәте бар. Узган ел Аксубай районы прокуратурасы өчен ни дәрәҗәдә...

Шимбә көнне Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.


Әлеге һөнәр ияләре гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен саклыйлар, җинаятьчелеккә каршы туктаусыз көрәш алып баралар.
Иртәгә безнең район прокуратурасының зур булмаган коллективы да котлаулар кабул итәчәк. Бәйрәм алдыннан эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясау гадәте бар. Узган ел Аксубай районы прокуратурасы өчен ни дәрәҗәдә уңышлы булды соң.
-Барыннан да элек прокуратура эшендә иң мөһиме-ул аның хокук яклау функциясе, кеше һәм гражданинның хокукын һәм иреген, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау,-дип сөйли район прокуроры Илдус Хәйруллин.-Прокуратура эшчәнлегенә килгәндә, 2012 елда ул барыннан да элек гражданнарның хезмәт, социаль хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен үтәүне тәэмин итүгә бәйле актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән иде. Хезмәт законнарының, шул исәптән хезмәтне саклау, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге законнарның үтәлешен тәэмин итү, инвалидларның, пенсия яшендәге гражданнарның социаль хокукларын яклау эшчәнлекнең иң актуаль юнәлешләре булды һәм шулай булып кала да. Узган ел балигъ булмаганнар хокукларын саклауны күзәтүгә аерым игътибар бирелде.
Шулай итеп, узган ел район прокуратурасы хезмәт законнарының үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча 19 җитәкчене административ җаваплылыкка тартты. Гражданнар мәнфәгатьләрен яклауга бәйле 1100 дән артык гариза судка җибәрелгән. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның торак хокуклары турындагы законнар үтәлешен тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләр буенча район прокуратурасына тапшырылган гаризалар буенча 19 урындагы зат җаваплылыкка тартылган, 3 урындагы затка карата штраф сыйфатында административ җаваплылык каралган. Халыкның прокуратурага карата ышынычы да арта. Узган ел район прокуратурасы хезмәткәрләренең 170 мөрәҗәгать һәм шикаятьне карау факты да шул турыда сөйли, 2011 ел белән чагыштырганда аларның саны 30 процентка арткан. Шулардан 51 мөрәҗәгать нигезле дип табылган һәм прокуратура тарафыннан тиешле чаралар кулланылып канәгатьләндерелгән. Бер ел эчендә прокуратура хезмәткәрләре гомуми суммасы 6 миллион 318 мең сум тәшкил иткән хезмәт хакын түлләттерү турындагы 1191 гаризаны канәгатьләндергән. Хезмәтне саклау һәм производствода имгәнү алу турындагы хезмәт законын бозган өчен 8 җитәкче җаваплылыкка тартылган. Ришвәтчелеккә каршы көрәш элеккечә прокуратура эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып кала. 2012 елда ришвәтчелеккә каршы көрәш турындагы законны бозу өлкәсендә 118 закон бозу очрагы ачыкланган, бер җинаять эше судка җибәрелгән.
Узган елда башка хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итү сәбәпле районда җинаятьчелек дәрәҗәсен 20 процентка киметүгә ирешелгән.
Әлеге саннар һәм фактлар артында бердәм команданың җайга салынган һәм җаваплы эше ята. Район прокуроры прокурор урынбасары Лариса Горожанкинаның югары һөнәри осталыгын, яшь белгеч, прокурор ярдәмчесе Илшат Гилмановның эшне нәтиҗәле һәм сыйфатлы башкаруын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев