Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Юбилейга уңышлар белән

Үткән шимбәдә Россия милициясе оешуның 95 еллыгы билгеләп үтелде. Әлеге дата уңаеннан Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлеге дә бәйрәмне тантаналы төстә билгеләп үтте. Анда район җитәкчеләре, республика МВД вәкилләре катнашты. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре өчен киң күләмле бәйрәм программасы әзерләделәр. Безнең бүлекнең ун айлык нәтиҗәләр буенча...

Үткән шимбәдә Россия милициясе оешуның 95 еллыгы билгеләп үтелде.


Әлеге дата уңаеннан Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлеге дә бәйрәмне тантаналы төстә билгеләп үтте. Анда район җитәкчеләре, республика МВД вәкилләре катнашты. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре өчен киң күләмле бәйрәм программасы әзерләделәр. Безнең бүлекнең ун айлык нәтиҗәләр буенча республикада өченче категория районнар арасында җиденче урынны алып торуы да полицейскийларның кәефен күтәрде. Начальник Сәлихҗан Сафин сүзләренә караганда, монда барлык шәхси составның хезмәте ята. Менә шуның өчен тырыш хезмәткәрләргә бәйрәм хөрмәтенә бүләкләр тапшыру урынлы булды да. Эчке эшләр бүлегендә намуслы хезмәтләре өчен полиция майоры Илдар Исхаков, полиция прапорщигы Александр Маркитанов, полиция майоры Радик Салахов, эчке хезмәт подполковнигы Любовь Турлукова, эчке хезмәт подполковнигы Гомәр Хәйруллин Россия МВД ның I дәрәҗә "Хезмәттә аерылып торган өчен" медале, полиция майоры Игорь Белов, полиция прапорщигы Марат Хәлиуллин, эчке хезмәт подполковнигы Сергей Черников Россия МВДның II дәрәҗә "Хезмәттә аерылып торган өчен" медале, полиция капитаннары Илсия Бикмөхәммәтова, Айдар Нуруллин, Марсель Сафин, полиция майоры Риват Сруров Россия МВД ның III дәрәҗә "Хезмәттә аерылып торган өчен" медале белән бүләкләнделәр.
2012 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлегендә 233 җинаять теркәлгән, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 28 җинаятькә кимрәк. Аерым авыр һәм авыр категориягә кергән җинаятьләр саны кимегән.
Авыр һәм аерым авыр җинаятьләрне ачу буенча да бүлек уңай тенденциягә ия.
Авыл җирлекләре буенча кылынган һәм ачылган җинаятьләр анализы беренче чиратта бүгенге көндә составында унөч хезмәткәр хезмәт куйган полициянең участок уполномоченныйлары эше белән характерлана. Районда кылынган җинаятьләрнең яртысы диярлек, торак пунктларда кылына, болар нигездә терлек, автомашиналардан запчасть, кәрәзле телефоннар урлау кебек җинаятьләр. Участковыйлар шәхескә каршы авыр җинаять кылуга юл куймауга бәйле максатчан, атап әйткәндә, өйдә җән-җал чыгаручы һәм хулиганнар белән шәхси-профилактик эш алып баралар. Җинаятьләрне ачу буенча участковыйлар Сәлихҗан Исламгәрәев, Рәфис Мостафин, Марс Төхвәтуллинны билгеләп үтми булмый.
Полицейскийлар быел да наркотикларның законсыз әйләнеше линиясе буенча зур эш башкардылар-бу район үзәк хастаханәсе белән берлектә наркотик кулланучы затларны ачыклау һәм киндераш кебек составында наркотик булган кыргый үсемлекләрне бетерүгә юнәлдерелгән рейдлар һәм засадалар үткәрү. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә 12 административ хокук бозу очраклары ачыкланган.
Районда җәмәгать урыннарында һәм урамнарда криминоген хәл күзәтү астында кала бирә. Моңа ОВД офицерлар составының ДНД белән берлектә бистә урамнары, "притоннар" буенча рейдлар үткәрү ярдәм итте.
-Хокук саклау эшчәнлегенә "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексы бүлеген, визуаль күзәтүнең башка техник чараларын кертү районда оператив хәлне тотрыклыландыруга ярдәм итәр иде,-дип аңлата Сәлихҗан Сафин.-Район җитәкчелеге белән бергә әлеге мәсьәләне хәл итәрбез дип ышанам.
Бүгенге көндә иң төп проблемаларның берсе-террорчылык һәм эктремизмга каршы көрәш. Кызганыч, әмма традицион булмаган ислам динен тотучы затлар безнең районда да бар. Алар белән законны бозуга юл куймау буенча эш алып барыла һәм шуның белән бергә полиция хезмәткәрләре тарафыннан гражданнар күпләп җыела торган урыннарның, потенциаль куркыныч тудырган предприятиеләрнең, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре, транспорт һәм социаль өлкәләрнең террорчылыкка каршы якланганлыгын ныгытуга бәйле эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев