Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Юбилей матчы

Җиденче гыйнварда спорт ветераны Анатолий Калмыковка 65 яшь тулды. Анатолий Михайлович үзенең юбилеен гадәти булмаган төстә үткәрде. Бу чарага ул барлык дусларын, укучыларын, тарафдарларын спорт комплекска футбол турнирына чакырды. Әлеге очрашу шатлыклы-куанычлы булды. Иптәшләрчә матчта катнашучыларны ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов сәламлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров үз чыгышында...

Җиденче гыйнварда спорт ветераны Анатолий Калмыковка 65 яшь тулды.


Анатолий Михайлович үзенең юбилеен гадәти булмаган төстә үткәрде. Бу чарага ул барлык дусларын, укучыларын, тарафдарларын спорт комплекска футбол турнирына чакырды. Әлеге очрашу шатлыклы-куанычлы булды.
Иптәшләрчә матчта катнашучыларны ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов сәламлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров үз чыгышында Анатолий Калмыковның районда спортны үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте.
Аксубайдан ике, Иске Тимошкинодан һәм Чистайдан килгән командалар беренчелекне дәгъваладылар. Нәтиҗәдә аксубайлылар турнир лидерлары булдылар, Чистай һәм Иске Тимошкино футбол дружиналары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Призерлар юбилярдан истәлекле медальләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев