Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Йөрәкләре кайнар, куллары чиста

Рәсәй эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча җинаятьчелекне ачу бүлеге хезмәткәрләре шимбә көнне хезмәт оешуның 95 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге хезмәткә МВД системасының иң авыр юнәлеше - урлаулар, талаулар, үтерүләр, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачу йөкләнелгән. Шул ук вакытта аларның эшендә, полициянең һәр хезмәткәренеке кебек үк, оешкан...

Рәсәй эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча җинаятьчелекне ачу бүлеге хезмәткәрләре шимбә көнне хезмәт оешуның 95 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләр.


Әлеге хезмәткә МВД системасының иң авыр юнәлеше - урлаулар, талаулар, үтерүләр, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачу йөкләнелгән. Шул ук вакытта аларның эшендә, полициянең һәр хезмәткәренеке кебек үк, оешкан җинаятьчелек, экстремистлык, террорчылык белән көрәшү иң өстенлекле юнәлеш булып кала.
Аксубай җинаятьчелекне ачу бүлеген яшь, актив, әмма инде тәҗрибә туплап өлгергән Илназ Зәйдуллин җитәкли. Аның кул астында дүрт опер -Илнур Сафин, Илшат Хафизов, Эдуард Пикмеев, Алексей Ионов эшли. Аларның өчесенең исем-фамилиясе күпләргә таныш. Илнур - район Сабантуеның ике тапкыр абсолют батыры, Илшат - көрәш ярышларының күпкатлы призеры, Эдуард - чаңгы ярышлары һәм йөгерү буенча җиңүче.
-Әлеге егетләр эштә дә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, - дип сөйли алар турында полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Риват Сруров. - Республикадагы өченче категорияле ундүрт бүлек арасында безнеке җиденче урында. Районда ачылган җинаятьләрнең яртысы безнең бүлек егетләренең эш нәтиҗәсе. Җинаятьчелекне ачу бүлеге хезмәткәрләре үз эшләрендә кеше кайгысы, шикләнүче, зыян күрүченең эмоциональлеге белән очрашалар ләкин уголовный розыск хезмәткәрләренең, чын чекист буларак, Дзержинский әйтмешли, йөрәге кайнар һәм куллары чиста булырга тиеш. Үз эшебездә бу нәкъ менә шул принципка таянабыз да инде.
Бу хакта майор Сруров кул астындагхезмәткәрләренең исенә еш төшерә, ә аның эш кабинеты түрендә Феликс Эдмундовичның рәсеме эленеп тора. Менә шул, безнең бүлек егетләре иң яхшыларга охшарга тырышалар. Җинаятьчелекне ачу хезмәте ветераннары Сәгыйть Нуруллин һәм Геннадий Ильдуганов кебек үк, аларның да абруе тап төшермәслек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев