Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Ярты гасыр – тракторда

Авыл хуҗалыгы производствосы үз һөнәрләренә тугры кешеләр булганда уңышларга ирешә. "Аксубай" агрофирмасында мондый булдыклы хезмәткәрләр аз түгел. Шундыйларның берсе - Николай Степанов. Аның механизаторлык стажы илле елдан арткан. Николай Леонтьевич кырчылык эшенең чын остасы. Иске Савруш мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң ул хезмәт юлын колхозда башлый. Николай Леонтьевичка 72 яшь...

Авыл хуҗалыгы производствосы үз һөнәрләренә тугры кешеләр булганда уңышларга ирешә.
"Аксубай" агрофирмасында мондый булдыклы хезмәткәрләр аз түгел. Шундыйларның берсе - Николай Степанов. Аның механизаторлык стажы илле елдан арткан. Николай Леонтьевич кырчылык эшенең чын остасы.
Иске Савруш мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң ул хезмәт юлын колхозда башлый. Николай Леонтьевичка 72 яшь һәм ул бүген дә авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам итә. Иң алдынгы механизаторларның берсе буларак, 35 ел элек яңа ДТ-75 тракторын ала һәм бүгенге көнгә кадәр үзенең "тимер атыннан" аерылмый. Трактор белән нинди генә операцияләр үткәрми - язын - кырда хезмәт куя, җәен - сенаж, силос массаларын таптата, кыш көне фермадан тирес чыгара, малларга азык кертә.
- Николай Леонтьевич - уңган, намуслы хезмәткәр, - дип сөйли аның турында бүлек управляющие Владимир Дмитриев. - Теләсә нинди эшне нәтиҗәле башкарып чыга. Ул югары класслы һөнәр остасы, аның белән эшләве дә җиңел һәм күңелле. Аны коллектив та, җитәкчелек тә хөрмәт итә. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең 70 еллыгына телевизор белән бүләкләделәр үзен.
Аның ДТ-75 тракторы кебек маркадагы техниканы якын-тирәдән таба алмыйсың. Николай Леонтьевичның озак еллар хезмәт иткән тракторы әле дә сафта, ул техник карау узган, районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм Гостехнадзор белгечләре фикере буенча, барлык техник таләпләргә һәм иминлек нормаларына да туры килә.
Николай Леонтьевич белән хатыны Нина Сергеевна алты балага гомер бүләк иткәннәр. Хезмәт ветеранының бүген 14 оныгы һәм ике оныкчыгы үсеп килә. Степановлар нәселен дәвам итүчеләр әтиләре, бабалары белән чын мәгънәсендә горурлана алалар.
- Мин үз эшемне яратам, ярты гасырдан артык вакытта шундый ияләштем ки, эшсез яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм, - ди ветеран. Чын игенче менә шундый була инде ул. Һава торышы шартлары авыл хуҗалыгы предприятиесендә агрочараларны бераз тоткарлады тоткарлавын. Тиздән алыштыргысыз хезмәткәр - Николай Степанов үзенең тракторын чәчүлекләрне тырмалауга алып чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев