Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Яраткан эше–бию

Кеше күңеле белән үзен ничә яшьтә итеп хис итә, димәк аңа шул хәтле яшь була, ди халык әйтеме. Балалар сәнгать мәктәбе хореографы Валентина Гурьянова бу көннәрдә үзенең лаеклы ялга чыгар вакыт җиткән юбилеен билгеләп үтсә дә, һәрдаим балалар арасында биеп йөргәнгә, үзен гел яшь итеп хис итә. Бию-аның күңелен күтәрүче...

Кеше күңеле белән үзен ничә яшьтә итеп хис итә, димәк аңа шул хәтле яшь була, ди халык әйтеме.


Балалар сәнгать мәктәбе хореографы Валентина Гурьянова бу көннәрдә үзенең лаеклы ялга чыгар вакыт җиткән юбилеен билгеләп үтсә дә, һәрдаим балалар арасында биеп йөргәнгә, үзен гел яшь итеп хис итә.
Бию-аның күңелен күтәрүче яхшы кәеф кенә түгел, утыз биш ел гомерен биргән яраткан эше дә. Бию белән ул беренче сыйныфка укырга кергәч үк шөгыльләнә башлый. Үзен биергә өйрәткән беренче укытучысы Галина Макаровага да гомере буе рәхмәтле. Әлеге педагог җитәкләгән Пионерлар йорты каршында эшләп килгән бал биюе ансамбле составында яшь кыз Валентина да район һәм республика сәхнәләрендә еш чыгыш ясап, призлы урыннар ала.
-Сәхнәдә яхшылардан булу теләге бик көчле булгангамы, мин үз көндәшләремнең барлык хата-кимчелекләрен күреп, үземдә аларны булдырмас өчен, бик тырышып күнегүләр ясый идем,-дип серләрен уртаклаша Валентина Ивановна. Шул чакта ук алдыма хореограф булып, балаларны матур итеп биергә өйрәтәчәкмен, дигән максат куйган идем. Әмма бу балачак хыялымны якыннарымнан берсе дә уртаклашмады. Ә әнием һәрчак "бию ул һөнәр түгел, яшьлегең үтәр һәм син эшсез калырсың" дип тәкрарлый иде. Шуңа да карамастан, Валентина балачак хыялын тормышка ашыра һәм еллар үткәч тә торып-торып шуңа сөенә . Ул гомер буе «Көчле буласың килсә көчлеләр белән тигезләш, иң яхшы буласың килсә-иң яхшылардан өйрән»-дигән девиз белән яши, үзенең укучыларына да шуны сеңдерә. Эшләү дәверендә күпме кызларны һәм малайларны бию дигән серле дөньяга алып керә ул. Үзенең коллегалары арасында да безнең һәм республиканың башка хореограф булып эшләүчеләр арасында да аның укучылары күп. Күпме талантларны ачкан Валентина Ивановна! Ул оештырган, Татарстанда билгеле булган «Вдохновение» ансамбле моңа дәлил булып тора. Ничә еллар рәттән ансамбль Кама аръягы зонасында үткән «Созвездия -Йолдызлык» фестиваленең зона этабында призлы урыннарны яулый, шулай ук республика күләмендә Дипломант һәм махсус призга ия булды. 2011 елда Сочи шәһәрендә үткән «Магнолияләр иде» Бөтенрәсәй конкурсында «Вдохновение» биючеләре төрле номинацияләрдә берюлы өч беренче урыннарны яулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев