Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Янгын сүндерүче – җаваплы һөнәр

2009 нчы елдан башлап районда янгынга каршы хезмәтнең аерым бүлекчәләре эшли, аларга өстәп, ирекле янгын сүндерү оешмалары да барлыкка килде. Аксубай янгын сүндерү гарнизоны башлыгы Әхтәм Насретдинов сүзләренә караганда, алар район территориясендә янгынга каршы көрәшне профилактикалау һәм нәтиҗәле алып бару эшендә ышанычлы ярдәмчеләр булдылар. Чөнки кайбер торак пунктлар район үзәгеннән...

2009 нчы елдан башлап районда янгынга каршы хезмәтнең аерым бүлекчәләре эшли, аларга өстәп, ирекле янгын сүндерү оешмалары да барлыкка килде.


Аксубай янгын сүндерү гарнизоны башлыгы Әхтәм Насретдинов сүзләренә караганда, алар район территориясендә янгынга каршы көрәшне профилактикалау һәм нәтиҗәле алып бару эшендә ышанычлы ярдәмчеләр булдылар. Чөнки кайбер торак пунктлар район үзәгеннән шактый еракта урнашкан, ә янгын вакытында минутлар да бик кадерле.

Әйтик, күптән түгел Иске Тимошкино авылында бер-бер артлы ике янгын чыкты.
-Янгын сүндерүчеләр дружинасы һәм авыл халкы тиз арада янгынны сүндерергә керешә, - дип сөйли Әхтәм Насретдинов. -Безнең бригадалар килеп җиткәнче, янгынны сүндерәләр, йортның сарай башы гына зыян күрә. Ә бит бу хәлләрнең ахыры бик аяныч тәмәмланырга да мөмкин иде. Җирле үзидарә эше дә оешкан төстә алып барылуын әйтми калып булмый, шәхсән җирлек башлыгы Федор Степановны мактап китәсе килә. Иске Тимошкино җирлегенә ГАЗ-53 базасында янгын сүндерү автоцистернасы тапшырылды. Машинаны мәктәп гаражына куеп, ике шофер штаты булдыру мәсьәләсен җирле бюджет хисабына хәл иттеләр. Башка авыл җирлекләрендә оештырылган ирекле дружиналар да алардан үрнәк алса иде.

Районның төньяк өлешендә янгын куркынычсызлыгы өчен Чистай янгын хезмәтенең Яңа Ибрай посты җавап бирә.

-Безнең баланста ике янгын сүндерү машинасы бар, пост штатында 11 кеше, барысы да квалификацияле коткаручылар, алар янгын сүндерү генә түгел, гадәттән тыш хәлләрне бетерү эше буенча да махсус өйрәнүләр узган кешеләр, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләрендә коткару эшләрен дә башкара алалар, - дип сөйләде пост башлыгы Фәрит Нургатин.

Ярдәм кирәк булганда янгын сүндерүчеләр күрше Яңа Чишмә районына да баралар. Һөнәри осталыклары белән алар райондагылардан бер дә калышмыйлар, аларга да шундый ук таләпләр куела бит. Алар һөнәри осталыкларын эштә генә түгел, төрле бәйгеләрдә дә сыныйлар. Күптән түгел Яңа Ибрай посты янгын сүндерүчесе Таһир Хисмәтов Кама аръягы районнары буенча үткәрелгән «Елның иң яхшы янгын сүндерүчесе» конкурсында беренче урынны яулады һәм ул тулаем Чистай янгын сүндерү хезмәтен данын Татарстан башкаласында яклаячак.

Районның көньяк өлешендә янгын иминлеген Мюд берләшмәсе саклый. Аксубайның баш янгын сүндерүчесе Әхтәм Насретдинов сүзләренә караганда, мюдлылар да үзләре алдына куелган бурычларны намуслы үтиләр, иминлек сагында нык торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев