Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Яхшы юл – аякка ял

Күптән түгел генә Аксубай юллары пычрак, чокыр-чакырлы иде. Әмма, бәхеткә, барысы да үзгәрә. Бүген мондый күренешне аерым участокларда гына күрергә мөмкин, әмма юлчыларның аларга да куллары җитәчәк. -Быелгы җәйдә без "Автомобиль юлларын һәм массакүләм корылмаларны төзү һәм үзгәртеп кору", "Автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны ремонтлау" Республика программалары буенча зур эш...

Күптән түгел генә Аксубай юллары пычрак, чокыр-чакырлы иде.


Әмма, бәхеткә, барысы да үзгәрә. Бүген мондый күренешне аерым участокларда гына күрергә мөмкин, әмма юлчыларның аларга да куллары җитәчәк.
-Быелгы җәйдә без "Автомобиль юлларын һәм массакүләм корылмаларны төзү һәм үзгәртеп кору", "Автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны ремонтлау" Республика программалары буенча зур эш күләме башкардык, - дип сөйли инфраструктура үсеше буенча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов. - Бүген кайбер эшләргә нәтиҗә ясарга да була: Урмандееводан Сидул-Ерыклыга кадәр асфальт юл файдалануга тапшырылган. Барлык тиешле таләпләргә туры килгән трасса, авылның икенче башына кадәр сузылган. Җәяүлеләр өчен тротуар салынган, димәк авыл кешеләре яңгырлы көннәрдә тротуардан озын итекләр кимичә дә үтеп йөри алалар.
Быелгы җәйдә Индустриаль поселогы халкының да юл проблемасы хәл ителде. Татавтодор Аксубай филиалы хезмәткәрләре биредә дә тырышып эшләделәр. әлеге поселокта асфальт юл авылның үзәк урамыннан икенче башына кадәр бара.
Илдар Ирекович әйтеп үткәнчә, хәзерге вакытта Алексеевка поселогына кадәр заманча юл төзү һәм Аксубай белән Яңа Чишмә районнары арасындагы автотрассаны тоташтыру буенча эш алып барыла. Әлеге объектта эш төгәлләнгәннән соң юл хезмәткәрләре район үзәгенең Водстрой урамына асфальт түшәүгә керешәчәк. Хәзерге вакытта 7 километрга сузылган Иске Ильдеряк-Тарханка участогында җир эшләре алып барыла. Әлеге юлның бер өлеше составында вак таш, ком һәм цемент булган материал белән капланган, ахыр чиктә ул ката һәм озак еллар сыйфатын югалтмаячак.
Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлындагы яңа түшәлгән асфальт та район өчен зур билгеләнешкә ия. Районда автомобиль юллары төзү һәм ремонтлау эшләре киләсе елда да дәвам итәчәк. Шул исәптән Шоссе урамы да яңа төс алачак - асфальт юл, тротуар аңа заманча кыяфәт өстәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев