Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Яхшы хезмәткәр, үрнәк ир

Николай Охотников торак-коммуналь хуҗалыгына моннан утыз биш ел элек, күпмедер вакыт милициядә эшләгәннән соң шофер булып килә. -Ул үтә җаваплы кеше, аңа һәрвакыт таянырга була,-дип сөйли Николай Александрович турында «Төзекләндерү» ООО директоры Рәмис Сафиуллин.-Ул идарә иткән махсус техника да һәрвакыт төзек, үзе дә теләсә кайчан рейска чыгарга әзер. Ә мондый...

Николай Охотников торак-коммуналь хуҗалыгына моннан утыз биш ел элек, күпмедер вакыт милициядә эшләгәннән соң шофер булып килә.


-Ул үтә җаваплы кеше, аңа һәрвакыт таянырга була,-дип сөйли Николай Александрович турында «Төзекләндерү» ООО директоры Рәмис Сафиуллин.-Ул идарә иткән махсус техника да һәрвакыт төзек, үзе дә теләсә кайчан рейска чыгарга әзер.
Ә мондый мизгел тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп туарга мөмкин. Коммуналь хуҗалыкта хезмәт кую МЧС та эшләүгә тиң, кайчан кайсы участокта күңелсезлек килеп чыгасы билгесез. Табигать тә коммуналчыларга бик күп мәшәкатьләр алып килә. Бигрәк тә кышкы көннәр.
Николай Охотников «Төзекләндерү» ООО да 2000 елдан-ТКХ ны берничә тармакка бүлү моментыннан бирле хезмәт куя. Аның төп эше-контейнерлардан каты көнкүреш калдыкларын (ТБО) полигонга ташу. Әлеге эшнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы, безнең тормышыбызның, районның экологик иминлегенең әлеге эшне башкаручы кешенең тырышлыгына бәйле булуы турында сөйләп торасы да юк.
Һәр кеше үз эшен лаеклы башкарырга тиеш, - дип саный Николай Охотников. Николай Александрович җаваплы хезмәткәр булуы өстенә, үрнәк гаилә башлыгы да.
Тормыш иптше Татьяна Михайловна белән алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Людмила-3 нче Аксубай урта мәктәбендә укытучы, ә Елена ЦСОН ның социаль-тернәкләндерү бүлеген җитәкли.
-Без иң бәхетле кызлар,-диләр Людмила белән Елена.-Безнең әтиебез дөньядагы иң яхшы әти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев