Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Яңалыклар турында хәбәр итә

Иске Кармәт авылында яшәүче Роза Әюпова якшәмбе көнне юбилеен билгеләп үтә. Без юбилярлар турында язарга яратабыз, ә һөнәре газета белән бәйле кешеләр турында язуы икеләтә күңелле. Роза Әюпова - егерме елдан артык почта бүлеге мөдире һәм хат таратучы булып эшли, ул почта элемтәсенең иң өлкән хезмәткәрләреннән берсе. Халыкка яңа хезмәтләр...

Иске Кармәт авылында яшәүче Роза Әюпова якшәмбе көнне юбилеен билгеләп үтә.


Без юбилярлар турында язарга яратабыз, ә һөнәре газета белән бәйле кешеләр турында язуы икеләтә күңелле. Роза Әюпова - егерме елдан артык почта бүлеге мөдире һәм хат таратучы булып эшли, ул почта элемтәсенең иң өлкән хезмәткәрләреннән берсе.
Халыкка яңа хезмәтләр тәкъдим итеп, почта хезмәткәрләре эшен кире карауны таләп иткән базар мөнәсәбәтләре шартларында да ул авылда даими басмаларга, беренче чиратта район газетасына тотрыклы язылуны саклап калуга ирешә.
-Район газетасын безнең авылда өч телдә - рус, татар, чуаш телләрендә укыйлар, аны авылның һәр өченче өендә яздыралар, көтеп алып укыйлар, - дип билгеләп үтә почтальон.
Ә бүлек начальнигы эшләрен башкарып, нәрсә дә булса сатып алырга яки коммуналь хезмәтләр өчен түләргә килгән клиентларны озатканнан соң газета-журналлар тутырылган сумкасын җилкәсенә асып өйләргә яңалыклар алып килүче хат ташучының үзен дә һәр өйдә көтеп алалар.
-Роза Садретдиновна барлык күрсәткечләр - товар сату, газета-журналларга яздыру, халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю буенча да иң яхшылар исәбендә, - дип сөйли Аксубай РУПС начальнигы Алевтина Кашина. - Ул үз һөнәренә тугры кеше. Авыл халкы тарафыннан да аның турында бары тик мактау сүзләре генә ишетергә туры килә - үз эшен җиренә җиткереп башкара, мөлаем, төгәл, ә бу сыйфатлар бигрәк тә үзләренә аерым игътибар һәм кайгырту таләп итүче пенсионерлар өчен мөһим. Ул авылдашлары арасында да, гаиләсе, якыннары тарафыннан да ихтирам һәм абруй казанган. Юбилее алдыннан аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Кармәт авылы