Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Әй юллар, юллар...

Якшәмбе көнне Аксубай районы юл хуҗалыгы коллективы үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тереклекнең төп артерияләре булган юлларга берникадәр дәрәҗәдә район икътисады һәм авыл хуҗалыгы да бәйле. Юл төзүчеләр өчен һәр сезон эшнең кайнаган вакыты дип әйтергә була. - Без төзү, төзәтү һәм гомуми озынлыгы кимендә өч йөз километрга сузылган автомобиль...

Якшәмбе көнне Аксубай районы юл хуҗалыгы коллективы үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


Тереклекнең төп артерияләре булган юлларга берникадәр дәрәҗәдә район икътисады һәм авыл хуҗалыгы да бәйле.
Юл төзүчеләр өчен һәр сезон эшнең кайнаган вакыты дип әйтергә була.




- Без төзү, төзәтү һәм гомуми озынлыгы кимендә өч йөз километрга сузылган автомобиль юлларын тиешле тәртиптә тоту белән шөгыльләнәбез. һәр сезон безнең өчен күләмле эшләр белән әһәмиятле, шулай ук яңа юллар белән дә, - диде юл хуҗалыгы директоры Фәнис Сафин.

Быел каты түшәмәле юллар - Тарханка, Урмандеево, Савгач, Карасу, Сергеевка авылларына кадәр килеп җитте, Иске һәм Яңа Ибрай авыллары арасындагы юлга да асфальт җәелде, каты түшәмәле юл шулай ук безнең районны күрше Яңа Чишмә районы белән тоташтырды.

Аксубайлыларны шатландырып, район үзәгенең Кызыл Партизан, Төньяк, Мәктәп, Комлык, Беляев, Каенлы урамнарына да яңа асфальт юллар җәелде. Юллар төзү белән бергә, әлеге тармак хезмәткәрләре район үзәгендәге һәм автотрассалардагы чокырларны тигезләү эшен дә алып бардылар, асфальт юлның тузган катламын яңарту, шулай ук Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлларын төзәтү белән шөгыльләнделәр. Бу тонналаган инерт чимал өеме генә түгел, ә миллионлаган сумлык финанс чыгымнары, күп километрларга сузылган автомобиль юлларын, күперләрне, суүткәргеч торбаларны, автопавильоннарны, юл билгеләрен тәртиптә тоту, боларның барысы да юл төзүчеләр коллективының зур хезмәте, йөзләрчә кешенең кул көче. Үз коллективы турында районның баш юл төзүчесе хезмәт сөючән, төрле күләмдә һәм катлаулылыктагы эшләрне башкарырга сәләтле, төрле бурычларга алынырга әзер кешеләр булуын әйтеп үтте.



- Безнең кадрлар - ышанычлы, - диде Фәнис Сафин горурланып. - Алар үзләренә бүлеп бирелгән юл төзү өлешендә үз эшләренең осталары.
Өстәп шуны әйтәсе килә, эссе, явым-төшем, суык, бураннар бергә эшләгән кешеләрне берләштерә, әлеге эштә очраклы кешеләр озак тоткарланмыйлар. Монда тулысынча сирәк кешеләр генә түзәргә сәләтле башка эш тәртибе. Юл хуҗалыгы башлыгы тармактагы алдынгы эшчеләрнең исемнәрен атады.
Бу исемлек юл салу һәм төзәтү инженер-геодезисты Сергей Камбулов һәм аның ярдәмчесе юл салучы Флорит Гатиннан башлана.

Туфрак, ком ташу һәм юл төзелеше катламын булдыру белән бу сезонда мастер Чыңгыз Сөләйманов җитәкчелегендәге бригада - бульдозерчылар Павел Жарков, Леонид Артамонов, төягеч машинистлары Фәрхәд Беляев, Алик Беляев, Ринат Кәлимуллин, Александр Жарков, Салават Гималетдинов, шоферлар Фазыл Сафин, Вадим Исмуллин, Владимир Ильденеев, Анатолий Емельянов, Анатолий Нудайкин, Анатолий Рыбаков шөгыльләнде.

Асфальт салу бригадасы прорабы Илдар Кәлимуллин җитәкчелегендә асфальт түшәү машинасына идарә итүче Илдар Мингалимов, катокчылар Зиннур Гафиятуллин, Юрий Овчинников, Валерий Ивановлар тырышып эшлиләр.
Вак таштан юл нигезен булдыру эше автогрейдерчылар Валерий Жарков, Илфат Миннеханов өстендә.
Асфальт салу операторлары Павел Дмитриев һәм Николай Мельников, юл төзүчеләр Азат Сафин, Максим Цветков та үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.

Ясалма корылмаларны монтажлау эшен мастер Марсель Фәхриев бригадасы алып бара, юл төзүчеләр Фәнил Низаев, Иван Лизунов, Әхтәм Канәфин, Айрат Әхмәтҗанов та мактау сүзләренә лаек.



Районның юл хуҗалыгы - асфальт төзү заводы, ул бер сезонга 60 мең тоннага якын асфальт-бетон катнашмалары җитештерә. Монда прораб Җәмил Зәйдуллин, АБЗ операторлары Фәнил Мөхәммәдиев, Сафуат Минхәеров, компрессорчылар Николай Макаров, Миннис Исмәгыйлов бөтен күңелләрен биреп эшлиләр.
Юл хуҗалыгы лабораториясен Илнар Гайнуллин җитәкли. Аның җитәкчелегендә монда инженер-лаборант Резеда Сабаева, лаборантлар Зөһрә Әхмәтшина, Любовь Колесникова тырышлык куялар.

Юлларны Фәним Низаев һәм Геннадий Крайнов тәртиптә тота.

Һәм, әлбәттә инде, юл салучыларны гына түгел, ә яңа юл төзелешләрен чимал белән тәэмин итүчеләр - шоферларны да аерым атап узарга кирәк. Алар арасында - Илнар Гельметдинов, Сергей Сорокин, Иван Мельников, Илсур Әглетдинов, Сергей Ильдияркин, Евгений Гордеев, Рамил Садыков, Александр Ванчурин, Айрат Шәязданов, Александр Мортазин, Геннадий Харитонов, Рәис Сабиров, Юрий Авдонин, Александр Горячкин бар. Юл хуҗалыгының барлык автотрактор паркын күздә тотуны тормышка ашыручы автомеханиклар - Илнар Сәмигуллин һәм Петр Охотников, слесарь Анатолий Макаров, токарь Канәфия Зайдуллин, эретеп ябыштыручы Андрей Петрянкин турында да әйтеп узарга кирәк.
Юл төзүчеләрнең хезмәт көне район уянып кына килгәндә башлана һәм еш кына караңгыда тәмамлана. Пешекчеләр һәм юл хуҗалыгы ашханәсе эшчеләре - Антонина Артемьева, Роза Ганиева, Диана Явгаева, Ирина Краснова юлчылар бригадасын тәмле генә түгел, ә туклыклы һәм файдалы итеп ашатырга тырышалар.
Бәйрәм алдыннан юл хуҗалыгының бухгалтерия бүлеген дә аерым билгеләп үтәргә кирәк, бөтен финанс эшләре алар аша үтә, салым түләү, хисаплар һәм юл төзүчеләргә хезмәт хакы күчерелә.
Район юл хуҗалыгында хезмәт куючы һәр белгеч үз эшен генә башкарып калмыйча, кирәк булган очракта, юл эшчесе киеменә киенеп, күперләрне, юл билгеләрен, гомумән алганда, гаять зур территорияләрне норматив халәткә китерергә сәләтле. Монда ел әйләнәсе идеаль тәртип.

Төзү һәм төзәтү эшләре сезоны рәсми рәвештә ябылмаган булуга карамастан, юл төзүчеләр беренче кар явуга бүгеннән үк әзер - кар җыю техникасы әзерлек линейкасына куелган инде.
-Безнең өчен бүгенге көндә эшләгән һәм лаеклы ялда булган ветераннарның юл төзү тармагына керткән өлеше бер ук дәрәҗәдә мөһим, - диде Фәнис Сафин. -Барыгызны да һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга саулык-сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев