Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Вакытында киләләр, тиз хәл итәләр

Бөтен район буена сузылган газ үткәргечләрне тәртиптә тотучы газ хуҗалыгы эшчәнлеге турыдан-туры шоферларга бәйле. Шуның өчен газ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәреннән кала, Аксубай газ участогы икенче бәйрәмне - Автомобильчеләр көнен дә билгеләп үтә. Газ хезмәткәрләрен йөртүче шоферлар күпмедер дәрәҗәдә кемнеңдер гомерен саклап кала, дип әйтергә мөмкин - авария диспетчер хезмәте йөртүчесе...

Бөтен район буена сузылган газ үткәргечләрне тәртиптә тотучы газ хуҗалыгы эшчәнлеге турыдан-туры шоферларга бәйле.


Шуның өчен газ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәреннән кала, Аксубай газ участогы икенче бәйрәмне - Автомобильчеләр көнен дә билгеләп үтә. Газ хезмәткәрләрен йөртүче шоферлар күпмедер дәрәҗәдә кемнеңдер гомерен саклап кала, дип әйтергә мөмкин - авария диспетчер хезмәте йөртүчесе газ үткәргечтә авария булган, газ исе чыккан, автоавария яисә янгын чыккан урынга бригаданы тиз вакыт аралыгында китереп җиткерергә тиеш.

Михаил Громов, Владимир Пашунин, Михаил Убейкин, Игорь Михайлов - авария-диспетчер хезмәтендә чиратлашып эшлиләр. Газ участогы штатында көн саен руль артына утыручы шоферларда бар - Владимир Денисов, Ринат Галиуллин, Сергей Пименов, Александр Убаков, Анатолий Землемеров. Алар районның торак пунктларындагы газ үткәргечләрне ремонтлау һәм карау белән шөгылләнүче бригадаларны йөртә. Машиналарның төзеклеге өчен автослесарь Геннадий Пименов җавап бирә.

- Безнең машина йөртүчеләр - үз һөнәрләренең осталары, күбесе зур тәҗрибәгә ия, - дип сөйли Аксубай газ участогының өлкән мастеры Александр Золин. - Моннан тыш, безнең һәр машина йөртүче гадәттән тыш хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклеген яхшы белә. Чөнки газ, никадәр файдалы булса, шуның кадәр үк куркыныч та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев