Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Уңыш сере–тырышлыкта

Аксубай районында"Россельхозбанк" ААҖ Татарстан төбәк филиалының өстәмә офисы ачылуга да дүрт ел вакыт үтте. Бу вакыт эчендә районда яшәүчеләрнең күбесе шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә, автомобиль сатып алуга һәм кирәкле ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кредит алу мөмкинлегеннән файдаландылар инде. Шунысы шатландыра, район җирендә уңышлы эшләп килүче гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар нәкъ...

Аксубай районында"Россельхозбанк" ААҖ Татарстан төбәк филиалының өстәмә офисы ачылуга да дүрт ел вакыт үтте. Бу вакыт эчендә районда яшәүчеләрнең күбесе шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә, автомобиль сатып алуга һәм кирәкле ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кредит алу мөмкинлегеннән файдаландылар инде.


Шунысы шатландыра, район җирендә уңышлы эшләп килүче гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар нәкъ менә "Россельхозбанк" ААҖ да кредит рәсмиләштереп эш башлап җибәрүчеләр. Районда булган барлык ЛПХның 67 проценты "Россельхозбанк" хезмәтләреннән файдаланучылар. Ә бу һичшиксез агросәнәгать комплексларына кредит бирү өчен махсус булдырылган кредит учреждениясенең конкурентлы өстенлеге нәтиҗәсе һәм Рәсимә Кәримова җитәкчелегендәге коллективның уңышлы эшчәнлеге.
2010 ел йомгаклары буенча Рәсимә Сирай кызы Кәримованың "Россельхозбанк" баш идарәсе тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнүе очраклы хәл түгел.
Ул безнең райондагы өстәмә офисны ачылган көннән бирле җитәкли. Хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, Рәсимә ханым бик тыйнак һәм тәртипле кеше. Бу көннәрдә ул үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Дүрт ел эшләү дәверендә Рәсимә Кәримова җитәкчелегендәге өстәмә офис физик затларга гомуми күләме 260 миллион сум тәшкил иткән 1700 кредит биргән. Беренче чиратта болар-шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар. Эшчәнлек чорында ЛПХны үстерү өчен биредә 222 миллион сумнан артыграк суммада 1250 кредит бирелгән. Бу акчага авыл халкы яшь мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, умарта оялары, техника, авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлар сатып алалар, терлекчелек биналарын үзгәртеп коралар. Статистика мәгълүматлары буенча, бүген районда һәр сигезенче шәхси ярдәмче хуҗалык "Россельхозбанк"та кредит рәсмиләштергән. Шул вакыт эчендә юридик затларга техника алу, сезонлы эшләрне башкарып чыгу, терлекләр сатып алу, биналарны җиһазлау һәм башка максатлар өчен йөзләрчә миллион сум акча бирелгән. Авыл җирлекләрендә эшләүче кешеләргә өй төзеп бирү өчен юридик затларга кредит бирү эше дә уңышлы алып барыла. Сезонлы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен бирелә торган кредит бирү шартлары гадиләштерелгән, түләү срокларына карап, процент ставкалары азайган. Бер сүз белән әйткәндә, биредә клиентларның кадерен беләләр.
Рәсимә Сирай кызы банк сферасында яңа кеше булса да, очраклы кеше түгел. Самара өлкәсендә туып-үскән кыз Казан кооператив техникумын тәмамлагач, юллама белән район кулланучылар җәмгыятенә ревизор булып эшкә килә. Читтән торып эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү Татар институтын тәмамлый. Райпо таралгач, 8 ел салым инспекциясендә өлкән салым инспекторы, биш ел "Хыял" балалар приютында баш хисапчы булып эшли. Шунысы мактауга лаек, кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, Рәсимә Сирай кызының хезмәте һәрвакыт Мактау грамоталары белән билгеләп үтелә. Тормышта һәрнәрсәгә ул бар тик үз көче белән генә ирешкән кеше. Ә моңа аны гади авыл хезмәтчәннәре булган әти-әнисе үз үрнәкләрендә өйрәткәннәр. Ә хәзер ул үз кызын-сигезенче сыйныф укучысы Камиләне түземлелеккә, эш сөючәнлеккә өйрәтә.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев