Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Уртак хезмәт уңышы

«Аксубайлес» ГБУ үз эшчәнлеге елларында бик күп үзгәрешләр кичерде. 2007 елда үзгәртеп оештырылгач, ул урман хуҗалыгы эшләре һәм агач материалларын әзерләү һәм эшкәртү эшләре белән шөгыльләнүче хуҗалык исәпле җитештерү предприятиесе булып тора. «Аксубайлес» җитәкчесе Рөстәм Гатин белән очрашып, без аңардан коллективның ничек эшләве, җитештерү эшләренең ничек баруы турында сөйләвен үтендек....

«Аксубайлес» ГБУ үз эшчәнлеге елларында бик күп үзгәрешләр кичерде.


2007 елда үзгәртеп оештырылгач, ул урман хуҗалыгы эшләре һәм агач материалларын әзерләү һәм эшкәртү эшләре белән шөгыльләнүче хуҗалык исәпле җитештерү предприятиесе булып тора.
«Аксубайлес» җитәкчесе Рөстәм Гатин белән очрашып, без аңардан коллективның ничек эшләве, җитештерү эшләренең ничек баруы турында сөйләвен үтендек.
Сүз уңаеннан, Рөстәм Гатин Мәскәүдә Урман хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдә катнашучы делегация составына да кергән.
-Сүземне безнең районда шәхси пилорамаларның күп булуы турында башлап китим әле. Шуңа безнең предприятиегә конкурентлыкка сәләтле булырга кирәк. Коллективның уртак тырышлыгы белән без тотрыклылыкка ирешәбез. Авырлыклар әле булуга да карамастан, предприятие иске бурычларыннан котылды, хезмәт хакын һәм салымнарны вакытында түләп бара.
Үткән ел без КамАЗ машинасы сатып алсак, быел ике МТЗ-82 тракторы, ике сабан, культиватор, урман утырту машинасы алуга ирештек. (Боларның барысы да республика Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм район җитәкчелеге ярдәме белән мөмкин булды). Яңа техника эшне заманча биеклектә, нәтиҗәле алып барырга ярдәм итә. («Аксубайлес» ның төп бурычлары исәбенә урманнарны торгызу эше дә керә-быел 29 гектар начарланган җирдә һәм 60 гектар урман фондында яңа посадкалар утыртылган). Урыннардагы җитештерү участоклары да игътибарсыз калмадылар. Мисалга, Аксубай лесничествосына кергән «Лесозавод» поселогына тасмалы пилорама кайтарып куелды. Ул әлеге поселокта яшәүчеләргә пычкы материаллары җитештерү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирде.
-Коллектив бүген нинди кәеф белән эшли?
-Һөнәри бәйрәмне күтәренке рух белән каршылыйбыз. Безнең коллективның нигезен урман эшенә дистәләрчә елларын багышлаган тәҗрибәле эшчеләр һәм 2-3 буын урманчылар династиясе вәкилләре тотып тора. Алар туган предприятиеләренә аның өчен иң авыр булган елларда да тугры калган кешеләр. Коллективта 53 кеше (шул исәптә питомникның сезонлы эшчеләре) хезмәт куя. Иң яхшылар арасыннан шоферлар Сергей Удиряков, Наил Ярмөхәмәтов, тракторчылар Юрий Утеев, Рәмис Сафин, Геннадий Макаров, Рәхимҗан Мифтаховны аерым билгеләп үтәсе килә. Коллектив уңышына Мидхәт Мифтахов, Анатолий Макаров, Җәлил Нурхамәтов җитәкчелегендәге урман хәзерләүчеләр бригадасы эшчеләре дә үз өлешләрен кертәләр. Арболит цехы эшчеләре Айрат Юнысов, Ринат Галиев, Илдар Мокъсинов, урман кисү цехы эшчеләре Ильяс Гафиятов, Александр Полященко, Евгений Сергеев һәм башка бик күпләрнең хезмәтләре дә мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев