Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Урман хезмәтенә керткән өлеш

Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Аксубай урманчылыгы» ГКУ директор-җитәкчесе Вячеслав Мастриков үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Вячеслав Владимир улының хезмәт кенәгәсендә ул чактагы Аксубай урман комбинатына эшкә алу турындагы бары бер генә язма бар. Алга таба карьера баскычы буйлап күтәрелү турындагы билгеләүләр генә теркәлгән. Соңгысы 1991 елда, урман комбинаты директоры...

Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Аксубай урманчылыгы» ГКУ директор-җитәкчесе Вячеслав Мастриков үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Вячеслав Владимир улының хезмәт кенәгәсендә ул чактагы Аксубай урман комбинатына эшкә алу турындагы бары бер генә язма бар. Алга таба карьера баскычы буйлап күтәрелү турындагы билгеләүләр генә теркәлгән. Соңгысы 1991 елда, урман комбинаты директоры итеп билгеләнгәндә язылган. Менә егерме елдан артык ул районның урман тармагын җитәкли.
Вячеслав Мастриков-республиканың атказанган урманчысы, «Россиянең урман байлыкларын саклаганы һәм арттырганы өчен» Мактау билгесенә лаек шәхес. Хезмәттәге уңышлары өчен күп тапкырлар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Министрлар Кабинеты тарафыннан Мактау грамоталары, район җитәкчелегенең Рәхмәт Хаты белән бүләкләнә. Бу бүләкләр җитәкченең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Акыллы җитәкче һәм намуслы коллективның тырышып эшләве бәрабәренә бүген Аксубай урманчылыгы экология эшчәнлегендә тотрыклы нәтиҗәләргә ия, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында яхшы исәптә санала.
Вячеслав Владимирович-әтисенең эшен дәвам итүче. Әтисе-Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Мастриков озак еллар урман комбинатында җитәкче урыннарда эшли. Аның үрнәгендә улы Вячеслав та әлеге һөнәрне сайлый. 1976 елда Йошкар-Ола политехник институтын тәмамлагач, хезмәт юлын Аксубай участогында урман мастеры булып башлый, баш урманчы, баш инженер була. Гомеренең 36 елын урман хуҗалыгына багышлап, ул район урман тармагы үсешенә лаеклы өлеш кертә. Ә бу өлеш мәңгелек. Ул җитәкче булып эшләгән елларда туган ягыбыз табигате яхшы якка үзгәрде: яңа урманнар үсеп чыкты, кешеләргә ял итү урыннары булдырылды. Корылык елларында урманда бер генә янгын очрагы булмады. Урманчылык хезмәткәрләре экология юнәлешендәге барлык чараларда һәм акцияләрдә актив катнашалар. Хезмәттәшләре җитәкченең барлык башлангычларын хуплап каршы алалар. Аның ярдәме белән коллектив спортка тартылган. Аларның үз чаңгы юллары бар, урман аланында волейбол турниры, төрле спорт ярышлары үткәрәләр. Урман хуҗалыгы көнен дә саф һавада спорт уеннары белән бәйрәм итәләр. Әлеге программаны җитәкченең шәхсән үзе алып баруы да күп нәрсә турында сөйли.
Озак еллар Вячеслав Владимирович белән бергә эшләгән кешеләр аңа чын күңелдән сәламәтлек һәм бәхет телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев